Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрмәдә утыручы Михаил Ефремов 60 яшенә Мәскәү үзәгендәге кыйммәтле фатир хуҗасы булды

news_top_970_100
Төрмәдә утыручы Михаил Ефремов 60 яшенә Мәскәү үзәгендәге кыйммәтле фатир хуҗасы булды
Фото: © «SHOT» каналы

Төрмәдә утыручы актер Михаил Ефремов үзенең 60 яшьлек юбилеена бәясе берничә дистә миллион торган бүләк алды. Аңа Мәскәү үзәгендә фатир бүләк иткәннәр.

«Телеграм»да «Shot» каналы хәбәр иткәнчә, Ефремов Мәскәүнең Олимпия проспектындагы йорттагы 3 бүлмәле фатирның бердәнбер хуҗасы булган. Кыйммәтле бу фатир – аның туганы Александр Покровскийныкы, ул үлеп киткән. Күп еллар дәвамында Покровскийны Алексей һәм Наталья Громовлар тәрбияләп торган. Покровский үлгәч, фатир аларга эләгер дип өметләнгәннәр.

Ә мирас турында нотариаль килешү булмаган. Шуңа да карамастан, үлеме алдыннан Покровский аның фатирын төрмәдәге Ефремовка бирмәүне сораган, диләр. Бу сүзләрен ул видеога да яздырган булган.

Покровский вафат булгач, Громовларның юристлары Ефремов белән судлашып йөрмәскә карар кылган. Алар бу эшнең барыбер уңыш белән тәмамланмаячагын әйткән. Шулай итеп, фатир тулысынча актер Ефремовка күчә.

Громовлар Ефремовтан үзләрен тораксыз калдырмавын үтенә. Төп аргумент – алар күп еллар дәвамында элеккеге торак хуҗасын карап, тәрбияләп торган. «Хөрмәтле Михаил Олегович, тормыш ситуациясен тизрәк җайлавыгызны телибез. Без сезнең хәлегезгә кердек, абыегызга ярдәм иттек. Александр Борисовичны озак вакыт һәм чын күңелдән тәрбияләп тордык. Аңа да, сезгә дә ихлас мөнәсәбәттә булдык. Сез безне куып чыгармаячаксыз һәм йортны тартып алмаячаксыз дип килешкән идек. Аңлауга өметләнәбез. Иң яхшы теләкләр белән, Громовлар», – дигән сүзләр язылган хатны алар «Телеграм»да «Shot» каналында чыгарды.

Искәртеп үтик, 2020 елның июнь аенда исерек хәлдә машина йөрткән актер Михаил Ефремов Мәскәү үзәгендә каршы як полосага чыгып, юл-транспорт һәлакәте ясады. Һәлакәттә 57 яшьлек шофер-экспедитор Сергей Захаровның гомере өзелде. Актерга бу җинаять өчен 12 елга кадәр колониядә янады. Нәтиҗәдә аны 8 елга утырттылар һәм 800 мең сум штраф билгеләделәр. Ефремовканың колониядә тагын 5 ел утырасы калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100