Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төрмәдә тугыз ел – ул барып кайту гына»: хоккейчыны балта белән үтерүчегә срок өстәлде

«Реактор» клубы хоккейчысын балта белән чапкалап үтергән җинаятьчегә срогын озайттылар. Хөкем карары 13 сентябрьдә Казанда игълан ителде. Үтерүченең елларын арттыруга мәрхүм егетнең әтисе ирешкән. Аның сүзләренчә, 30 тапкыр балта һәм пычак белән кешене тураклаучы адәм төрмәгә гомерлеккә утырырга тиеш. «Татар-информ» хәбәрчесе судта булып кайтты.

news_top_970_100
«Төрмәдә тугыз ел – ул барып кайту гына»: хоккейчыны балта белән үтерүчегә срок өстәлде
Денис Володин гаебен таный. Кешене фатир аркасында үтерүен әйтә.
Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

«Дөньяда үз балаңны җир куенына салудан да зуррак хәсрәт юк. Балаң үлсә, син дә аның белән үләсең. Аның гомере түгел, ә үзеңнең гомерең өзелмәвенә үкенәсең», – дип, күз яшьләренә буылган ата кеше улының үлеме белән бәйле вакыйгаларны искә алды.

Түбән Каманың «Реактор» клубы хоккейчысы Владимир Паюлның гомере Казанда өзелде. Бу канлы фаҗигадән соң сигез ай үткән. Шушы вакыт эчендә спортчыны вәхшиләрчә үтерү турындагы эшне тикшерергә, судка җиткерергә һәм хәтта хөкем чыгарырга да өлгергәннәр.

Паюлны үтерүдә Казанда яшәүче Денис Володин гаепле дип табылды. Аны 9,5 ел катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр иде.

Баштарак эшне Казанның Совет районы суды караган. Суд карарыннан мәрхүмнең әти-әнисе, егетнең кәләше, дуслары һәм танышлары бик нык гаҗәпкә кала. Мәрхүм егетнең әтисе Анатолий Паюл, гаделлек эзләп, судның югарырак торганына барып җитә. Ул Татарстан Югары судына мөрәҗәгать юллый.

«Безне барыбызны да суд карары гаҗәпкә калдырды. 27 җәрәхәт! Володяның барлык яраларын санап чыгу өчен ярты сәгать вакыт кирәк булды. Көчкә түзеп тыңлап тордым. Прокуратура үтерүчене 14,5 елга төрмәгә утыртуны сораган иде. Ләкин аңа никтер әзрәк бирделәр – 9 ел. Җинаятьченең шундый кыска срок алуы кызганыч, чөнки ул тиздән чыгачак һәм шул ук хәлне тагын кабатлый ала», – дип бәргәләнә Владимирның кәләше.

«Ябык табутта күмәргә туры килде»

Фаҗига булыр алдыннан, хоккейчы егет белән аның сөйгән кызы өйләнешергә йөргән булган. Булачак иренең канга баткан мәетен дә нәкъ менә кәләше табып ала. Берничә сәгать элемтәгә керми торгач, кыз кияү егетен эзләп «Арт Сити» торак комплексындагы фатирына килә. Йортка керүгә, подъездда ишек төбендә кып-кызыл кан таплары күреп ала һәм шунда ук полиция чакырта. Фатир эченә керсәләр... Бөтен җир кап-кара канга баткан, идәндә Владимирның теткәләнеп беткән җәсәде, янәшәсендә каны саркып торган балта ята...

Икенче көнне Питрәч районында Денис Володинны тоткарлыйлар, җинаять эзләре нәкъ менә аңа илтә. Ул чакта ул гаебен таный. Кешене фатир аркасында үтерүен әйтә. Володин хоккейчы егетнең фатирында яшәп торган булган, моның өчен ай саен акча түләгән. Фатир хуҗасы аңа башка фатир эзләвен, торакны бушатуын сорый. Шушы сүзләр аркасында ике егет талаша башлый, һәм Володин фатир хуҗасына балта белән китереп бәрә. Паюл идәнгә ава.

«Без хәтта улыбыз белән хушлаша да алмадык. Аның гәүдәсе шулкадәр куркыныч иде, хәтта ябык табутта күмәргә туры килде. Мондый вакытта судның гаделлегенә өметләнәсең. Ә монда... Хөкем карарыннан шок хәлендә калдык. Мондый вәхшилек өчен ничек итеп шундый карар чыгарырга була? Бу хәлдән соң ул ат шикелле эшләргә, тәүбә итәргә һәм түләргә тиеш! Ә рәшәткә артында тугыз ел – ул барып кайту гына», – дип ачыргаланды Югары судта мәрхүмнең әтисе Анатолий Паюл.

Мәрхүм егетнең әтисе Анатолий Паюл, гаделлек эзләп, судның югарырак торганына барып җитә.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ» 

«Балтадан 9 яра, пычактан – 18. Рәхимсезлек түгелме?»

Аеруча кансызлык яки рәхимсезлек белән үтерү – мәрхүмнең әти-әнисе җинаять эше нәкъ менә шулай квалификацияләнергә тиеш иде, дип саный. Владимирның тәнендә балтадан калган 9 җәрәхәттән тыш, ике пычактан калган 18 яра тапканнар. Тикшерүчеләр Володин гамәлләрен рәхимсезлек дип тапмаган һәм аңа карата йомшаграк маддә буенча гаепләү белдерелгән булган. Ата-ана шуңа гаҗәпләнә.

«Моннан тыш, суд аның гаепле булуын һәм үкенүен исәпкә алды. Володин үз гаебен юар өчен берничек тә тырышмады. Суд шулай ук аның авыру туганнары булуын исәпкә алды, ә эштә бернинди документлар һәм белешмәләр дә булмады. Болар барысы да җәзаны йомшарту шартлары дип саналды. Нәтиҗәдә, әлеге маддә буенча максималь җәза 15 ел булса да, аңа чыгарылган карар 9 елга кадәр киметелде», – дип сөйләде егетнең әти-әнисенең адвокаты Лилия Шәйхуллина. Ул бу турыда «Татар-информ» корреспондентына сөйләде.

Аның сүзләренчә, суд хәтта Володинның һөҗүм вакытында исерек булуын да исәпкә алмаган. Ул, фаҗигадән соң шәһәрдән качкан. Боларны да исәпкә алмау сәер тоелды, ди адвокат.

Ни өчен «аеруча рәхимсезлек, кансызлык белән үтерү» түгел? Журналистларның бу соравына суд утырышыннан соң дәүләт гаепләүчесе җавап бирде. Володинның гамәлләре балта белән тере кешене чапкалавын дәвам иткән очракта «рәхимсезлек» дип саналыр иде, ә Владимир Паюл беренче сугудан ук вафат булган, дип аңлаттылар.

«Үземне якладым»

Володин үзе бу вакыйганы бөтенләй башкача сөйли. Ул беренче булып фатир хуҗасы сугыша башлавын әйтә, үз-үзен яклавын белдерә.

«Бу хөкем карары – минем өчен бик кырыс. Мин үз тормышымны мөмкин кадәр якладым», –  дип кыскача аңлатты Володин.

Володин спортчының әти-әнисеннән гафу үтенде.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Ул ТР Югары суды коллегиясеннән хөкем карарын үзгәрешсез калдыруларын сорады. Аларга ничек булса да йогынты ясау өчен, һәлак булган спортчының әти-әнисеннән гафу үтенде.

«Мин бик үкенәм. Миңа барысын да искә төшерү хәзер дә бик авыр. Һәм мин моның ничек итеп шундый фаҗигагә кадәр барып җитүен аңламыйм», – диде хөкем ителүче.

Якларның дәлилләрен тыңлаганнан соң, суд ата-ана ягына басты. Үтерү вакытында Денис Володинның исерек хәлдә булуын судьялар карарны катгыйлату өчен исәпкә алды. Иректән мәхрүм итү вакытын өч елга арттырдылар. Хәзер ул каты режимлы колониядә 12 ел гомерен уздырачак.

Елена Сәлахова

Алена Низамова тәрҗемәсе

 

Владимир Паюл

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100