«Төрмә белән янадылар»: «Финико»га нигез салган Эдвард Сабиров күләгәдәге хуҗаларны атады
Кулга алынудан куркып, чит илгә качкан бу ир заты кертемчеләрнең акчаларына ия булуда һәм бүген шул акчаларны үзенең рәхәт затлы тормышы өчен тотуда Даниэль Мәгъсумов дигән кешене гаепли. Бу хакта kazanfirst.ru журналисты Надежда Мещерякова яза.
«Финико» финанс пирамидасына нигез салучыларның берсе – Зыгмунт Зыгмунтовичны Гарәп Әмирлекләрендә тоткарлауга бер атна да үтмәстән, аның дусты, кеше алдап баючы югары катлам вәкилләренең тагын берсе – Эдвард Сабиров элемтәгә чыкты. Үзенең 13 минутлык видеомөрәҗәгатендә таушалган киемле бу ир-ат барысы да табарга омтылган «күләгәдәге кардинал»ның исемен атый – Даниэль Мәгъсумовны күрсәтә, шулай ук соңгы 2 елда үзе һәм гаиләсенең ни рәвешле көн күрүен сөйли.
– Барысы да шушы кешенең минем тормышымда пәйда булуыннан һәм мине әллә ниләр белән куркытырга тотынуыннан башланды. Ул «Финико»ның бөтен байлыгын туплаган кеше булып чыкты. Бу акчалар барысы да Россиядә күчемсез милеккә, яхта, бәйрәм итүләр, машиналарга тотылган. Җитмәсә, бу кеше мине һәм гаиләмне бернинди мәгълүматсыз, аралашусыз яшәүгә дучар итте, вакуумдагы шикелле яшәдек, – дип сөйли аудиториягә Э.Сабиров.
«Ул теләсә нинди сәбәп белән дә миңа Россиядәге контактларымнан арынырга куша иде»
Өстенә ишелеп төшкән җаваплылык авырлыгы аркасында, үзенең начар ниятләрен мәрхәмәтлелек һәм ярдәм пәрдәсе астына яшереп, җинаять эше ачылыр таңда ук үзен һәм гаиләсен Д.Мәгъсүмовның чит илгә күчерүен сөйли Эдвард видео аша. Алдагы судка кадәр вакытны исә «башлык» үзе рәхәт ял итеп үткәргән. Сабиров алга таба кулындагы документлар – фотосурәтләрдән алып шәхси язышулары һәм паспорт мәгълүматларына кадәр салынган тулы досьены күрсәтә.
– Миңа төрмә белән яный башладылар. Мине һәм хатынымны гаепләячәкләр, ә балалар ятим калачак, диделәр. Даниэльнең Татарстан һәм Казан хакимият органнарында эшләүче кайбер хезмәткәрләргә йогынтысы бар икәнлеген беләм. Бер хезмәткәргә, белмим, нинди уңышлары өчендер, Porsche Cayenne машинасы бүләк итте; ә башкаларын күптән түгел Дубайга ял итәргә җибәрде. Шуңа күрә аның бу эшләрдә элемтәләре бар икәнегенә ышану кыен түгел, –ди Сабиров.
Үз гаебен танучы бу зат, Мәгъсумовның һаман да Казанда торып, зыян күргән кшеләрнең акчаларын туздыруын дәвам итүен һәм «кемнәргәдер сумкалап акча ташуын» сөйли. Шулай ук, «Финико»га нигез салган һәм компаниягә 100 меңнән артык кертемче китергән Кирилл Доронинны нәкъ шушы Д.Мәгъсумов күрсәтүе буенча утыртуларын дәлилләүче бик күп шаһитлар бар. Сабировның исәпләве буенча, зыян 3 млрд. сумнан ким түгел. Аның сүзләренә караганда, бар җыелган мәгълүматны ул хокук саклау органнарына юллаган.
– Ул мине өемдә бикләде, беркая чыгарга ярамый, беркем белән аралашырга, банк картасы ачарга, хәтта йөзеңне дә күрсәтергә ярамый, диде. Югыйсә, криминаль затлар килеп, балаларыңны, хатыныңны газаплаячаклар, диде. Болар барысы да мин аның кагыйдәләре буенча яшәсен өчен кирәк булган. Мин моннан арыдым, шуңа күрә ачылырга булдым. Гаделлек кайтуын, бар урланган акчаларның кире хуҗаларына кайтарылуын телим, – ди Сабиров.
«Аның бар гаилә әгъзалары да бүген миллионер»
Үзен хәвеф-хәтәрдән саклау өчен, Д.Мәгъсумов бар күчемсез милеген туганнарына яздыра, дип ышандыра Сабиров. Күптән түгел Телеграмда ачылган «Финико Бенефициар» каналына ул берничә дәлил-фото куйган. Мәсәлән, Д.Мәгъсумовның 4400 сум стипендия алып укучы бертуган студент энесе Роберт Бабагулян Россиянең берничә шәһәрендә күчемсез милеккә ия, яхталары һәм затлы машиналары бар. Хатыны Эльвира Мәгъсумова, шулай ук, берничә люкс классы авто хуҗасы һәм Россиядә генә түгел, мөгаен, чит илләрдә дә берничә объектка ия, дип яза Сабиров. Аның абыйсы Гөлүс Вәлиев урланган акчаларны саклаучы сыйфатында бүген чит илдә качып ята. Өстәп, ул затлы BMW Х6, Казан һәм Мәскәүдә берничә фатир хуҗасы, дип, «карталарны ачуын» дәвам итә Эдвард.
Д.Мәгъсумовның әнисе озак еллар инде улларына фатирлар алу һәм сату белән шөгыльләнә, ә әтисе Манучар Бабагулян, «Финико» корбаннары аркасында, пенсиядәге миллиардерга әверелгән. Аңа Сочида 300 млн. сумлык йорт алганнар, ул немец мебельләре белән җиһазланып, люкс дәрәҗәсендәге затлы ремонт ясалган, дип сөйли Эдвард Сабиров.
– Әлбәттә, безнең герой – бик гаилә җанлы кеше. Билгеле, әтисенә якынрак булу өчен, янәшәдә генә ул үзенә дә йорт алды. Ләкин үзенең өстенлеген күрсәтми кала алмады: аның йорты 400 млн. сум тора, анда искиткеч кыйбатлы ремонт ясалган һәм, мөгаен, эксклюзив җиһазландырылгандыр. Мәгъсумовның башкалардан ни дәрәҗәдә аерылып торырга яратуын искә алсак, ремонт аңа тагын 100 млн.га төшкәндер, дип уйлап була. Нәтиҗәдә, ярты млрд. сум. Бу – 100 әр мең сум кредит алган 5 мең кеше үз акчаларын Сочидагы затлы йортка безнең пресонажның рәхәт ялы өчен сарыф иткән дигән сүз, – дип ярсый моңарчы дәшми торуны хуп күргән Эдвард.
«Финико»ны видео-фаш итүләр 2 ел чамасы элек башланды. 2020 елның 7 декабрендә Татарстан прокуратурасы кредит-финанс сферасында законнар сакланышы буенча тикшерү уздырылуы турында белдерде. Фонд базарларына югары эффектлы инвестиция, криптовалюта һәм сәүдә мәйданчыклары белән кызыктырып, «Финико» исеменнән эшләүчеләр 2019 елның августыннан Татарстанда һәм Росссиянең башка төбәкләрендә физик затларның акчаларын җәлеп итү эшчәнлеген оештырганнар, дип табылды.
Кыскача әйткәндә, адептлар гражданнарга фатир һәм машиналар сатып алырга тәкъдим итәләр, һәм аларның үзбәясенең 35% кредитын үзләре ябарга вәгъдә бирәләр. Тагын да гадирәк итеп әйткәндә, беркатлы клиент компаниягә шартлы 3 млн. сум китерә дә, 4 айдан соң, чыкканда, 9 млн. сум алырга тиеш була. Пирамида үзе 2019 елда төзелә. Аңа нигез салучылар булып эшмәкәр Кирилл Доронин, Зыгмунт Зыгмунтович, Марат Сабиров һәм Эдвард Сабиров үзе тора.
Кирилл Доронинны 2021 елның 30 июлендә кулга алдылар. Хәсрәт капчыгы-финансист Казанның Вахитов районы судыннан үзен иректә калдыруларын һәм финанс пирамидасы кертемчеләренә акчаларын кайтарып бирергә мөмкинлек бирүне сорады. Ләкин суд тикшерүчеләр ягын алды һәм гаеплене ике айга СИЗОга озатты. «Финико»ның вице-президенты Динә Габдуллина бүгенгә кадәр крипто-фирма «атасы»ның гаебенә ышанмый, Доронин яклыларны «бернинди миллионнарны да кайтарып булмый» дип ышандыра.
Хокук саклау органнарына килгәндә исә, алар әлегә Эдвард Сабировның видеоязмасына бернинди реакция дә бирмәделәр.