Төрле илләрдән аш-су осталары: «Татарстан – гүзәл җир, Казанда кешеләр ачык, олы йөрәкле»
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Kazan Forum»ның Халыкара «Yong chefs international» яшь аш-су осталары турниры дәвам итә. «Интертат» хәбәрчесе төрле илләрдән килгән аш-су осталары белән аралашып, аларның Казан турында тәэсирләрен, татар ашлары турында фикерләрен белде.

«Барысы да дуслар таба, тәмле ризыклар татып карый»
Төрле илләрдән килгән аш-су осталары Казанда мастер-класс күрсәтте. Турнирда Малайзия, Индонезия, Төркия, Азәрбайҗан, Сенегал, Марокко, Ливан, Иран, Согуд Гарәбстаны, Катар һ.б. илләрдән килгән аш-су осталары катнашты. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларны сәламләп, татарча кунакчыллык турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Kazan Forum»да 200ләп чара уза, меңләп кунак катнаша. Әлеге турнирны без күптән түгел башлап җибәрдек. Быел инде 16 илдән катнашалар. Татарстан – кунакчыл җир. Кунакчыллык, тәмле сыйлар белән каршы алу – безнең каныбызда. Без югары дәрәҗәдә булган Халыкара чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, узган ел БРИКС форумында 24 илнең җитәкчесе катнашы, һәм аларның һәркайсы милли кухнядан таң калды.
Форум һәм турнир кысаларында төрле илләрдән килгән катнашучыларның тарихы, мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре турында белеп була. Бу – халкыгызның уникальлеген тәкъдим итү мөмкинлеге. Шушы чарага озын юллар үтеп килгән һәркемне сәламлибез һәм турнирда катнашуларына шатбыз.
Барысы да дуслар таба, тәмле ризыклар татып карыйлар. Шуңа күрә аш-су турниры – берләштерүче чара да. Шулай ук, монда үзеңне һәм сәләтләреңне күрсәтеп була. Квалификациягезне үстерерсез, илегез турында сөйләрсез, яңа дуслар табарсыз һәм Казанга киләчәктә дә әйләнеп кайтырсыз, дип өметләнәм», – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе. Талия Миңнуллина жюриның мөмкин кадәр гадел булу сорады.
Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр Гаязов географиянең зур булуын, катнашучыларның ел саен арта гына баруын әйтте.
«Узган ел 12 ил катнашты, быел – 16. Шушы мәйданчыкта катнашканнарны күрүебезгә шатбыз. Быел Малайзия, Согуд Гарәбстаны, Сенегалдан да килделәр. Киләсе елда Казан шәһәре – ислам дөньясы башкаласы булачак, безнең турнир төрле илләрдән килгән катнашучыларның туган яклары, мәдәнияте турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Мондый халыкара чарада катнашу – минем өчен зур бәхет. 2 ел элек беренче тапкыр Казанга килгән идем. Быел оештыру эшләре тагын да яхшырак булыр, дип уйлыйм. Минемчә, мондый чарада катнашу теге яки бу илнең беренче яки икенче урын алуы гына түгел, аларның монда килүе – инде зур җиңү. Казан безне бик яхшы каршы алды, монда бик әйбәт кешеләр яши. Казанны яратам», – диде Төркиядән килгән жюри рәисләренең берсе.
Палестинадан килгән делегат катнашучыларга уңышлар теләде. «Киләсе елда безнең Палестинадан да катнашуларын телим. Казан – бик матур шәһәр, татар, төрек, рус ашларын кабып карадык. Турнир кысаларында исә башка илләрнең ризыкларны да татып караячакбыз», – диде ул.
Халыкара «Yong chefs international» яшь аш-су осталары турниры турында берничә сүз
Ислам илләреннән килгән яшь аш-су осталарының халыкара турниры – яшь талантларга үзләрен күрсәтү һәм танылган һәм абруйлы шеф-поварлар белән халыкара хезмәттәшлек тәҗрибәсе алу мөмкинлеге.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Турнирда җиңелүчеләр юк, һәркем номинациягә ия була, ә жюридан иң күп характеристика алган финалист гран-при ала. Турнир конкурс һәм ярышлардан аерыла – һәр финалистка, ризыкны җентекләп эшкәртү өчен, танылган шеф-поварлардан остаз билгеләнә, ул ризыкны финалга максималь отышлы итеп ясарга киңәш итә.
Катнашу өчен 3 ризыктан торган (кабымлык, кайнар аш, десерт) гариза бирергә кирәк. Алар арасында тәкъдим ителә торган илнең мәдәниятен тасвирлый торган бер генә булса да ризык булырга тиеш. Финалда ризык әзерләргә һәм аны халыкара жюри әгъзаларына тәкъдим итәргә кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Согуд Гарәбстаныннан аш-су остасы: «Чәкчәк бик ошады, өчпочмакны Гарәбстанда пешерәчәкбез»
Согуд Гарәбстанының шеф-поварлары ассоциациясе президенты, Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара «Yong chefs international» яшь аш-су осталары турнирында жюри әгъзаларының берсе Джад Йассер Борай татар ризыклары турында фикерен белдерде һәм турнирның үзенчәлекләре, бәяләү критерийлары турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Казанга беренче тапкыр килдем. Татарстан, чыннан да, дөньяның гүзәл өлеше. Биредә төрле милли ризыкларның ярашуын күрдем: рус һәм татар кухнясын күздә тотып әйтүем. Минемчә, иң яхшысы – татлы чәкчәк. Мин аны бик ошаттым. Шулай ук, өчпочмаклар да ошады. Чөнки бездә моңа охшаш нәрсә бар, самбусак дип атала. Ул – һинд ризыгы, эчлегенә ит, тавык итен генә салабыз. Ә өчпочмак – бик гади, тәмле ризык, шуңа күрә мин ниндидер үзенчәлекле тәм тойдым. Согуд Гарәбстаны кухнясына кертү өчен, рецептын өйрәнермен.
Яшь шеф-поварларның халыкара конкурсы ул – дөньяның төрле почмакларыннан килгән яшь аш-су осталары өчен үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге. Биредә төрле илләрдән 14ләп команда катнаша. Шулай ук Согуд Гарәбстаныннан 1 команда бар, алар иртәгә катнашачак. Бүген Малайзия, Азәрбайҗан, Төркия, Иран аш-су осталары катнашты. Россия җыелмасын, шулай ук Ливаннан катнашучыларны бәяләдем. Шулай итеп, 6 команда 3 ризыктан торган меню тәкъдим итте. Кабымлык, төп ризык һәм десерт. Менюда милли һәм интернациональ ризыклар бар.
Һәр катнашучы яңалык кертергә, үзенең идеясен тәкъдим итәргә тырыша. Нәтиҗәләр турында әле әйтә алмыйбыз, чөнки турнир әле дәвам итә. Бүген барлык ризыкларны татып карадык. Төрле фикерләр булды. Бүген катнашкан аш-су осталарының иң өлкәненә 24 яшь иде. Кайберәүләре бик талантлы. Әзерләү вакытында артыгы белән – күп нәрсә күрсәтергә телиләр, ләкин тиешле техниканы үтәмиләр. Әзерләү техникасы – база техникасы. Әмма аларның профессионал аш-су остасы булу хыялы көчле, һәм бу – әзерләүдә дә чагылыш таба.
Кайберәүләре бик гади әзерли, әмма шул ук вакытта кайбер кешеләрнең югары мотивацияләре булганын күрә аласыз. Аларга күнекмәләр алу өчен билгеле бер вакыт (ә бәлки, еллар) сарыф итәргә кирәк, чөнки кухня ул – осталык, үз-үзегезгә ышанычыгыз булу да зур роль уйный.
Турнирда катнашучыларның ризыкларны әзерләүләрен карыйбыз, билгеләр куябыз. Аш-су осталарын иртәдән бирле күзәтеп торабыз. Төрле критерийлар күрсәтелгән, соңыннан балларны кушып, нәтиҗә ясала. Критерийлар шушы: ашны тәкъдим итү, әзерләү техникасы, ризыкның тәме, текстурасы, ашны әзерли башлар алдыннан оештыру эшләре һ.б. Ризыкның тәме – аеруча мөһим критерий, иң югары бәя шунда куела. Шулай итеп, ризыкның тәме яхшы булса, сезгә иң югары бәя куя алалар. Һәм бу тәҗрибәгә бәя бирү шулай ук төрле оешмалар тарафыннан үткәрелә. Нигездә, бөтен дөньяда халыкара ярышларның күпчелеге бер үк критерийлар билгели», – диде жюри әгъзасы.
Африкадан килгән аш-су остасы Сенегалда гына үсә торган ярмалардан ризык әзерләгән
Африканың Сенегал дәүләтеннән килгән аш-су остасы Абду Азиз Диагне Файе үзләренең илендә генә кулланыла торган ярмадан ризык әзерләвен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Кабымлыкны помидор, ананас, манго боламыгы, зәйтүн мае, угычтан чыгарылган кокос һәм лимоннан әзерләдем. Сенегалда гына җитештерелә торган ярманы алып килдем, ул кускуска охшаган. Шулай ук бездә генә җитештерелә торган фасольны алып килдем. Әлеге ярмалардан ризык әзерләдем. Тәме әзерләү ысулыннан тора.
Татарстанга беренче тапкыр килдем. Сездә бик күп яшеллек, агачлар бар. Миңа бик ошый. Әлегә мин татар ашларын авыз итмәдем, ләкин бик тә телим.
Әнием итальян кухнясы белән шөгыльләнә. Нәкъ менә аның аркасында мин дә кулинариягә гашыйк булдым. Әнием – шул өлкәдә белем алуга илһамландыручым да. Кулинария буенча бакалавриат тәмамладым. Хәзерге вакытта мин отельдә урнашкан ресторанда эшлим. Ризык пешерүдән тыш, футбол белән дә шөгыльләнәм», – диде аш-су остасы.
Ливаннан аш-су остасы Казан турында: «Монда кешеләр ачык һәм олы йөрәкле»
Ливан башкаласы Бәйрут шәһәреннән килгән аш-су остасы Хөсәен Әлдирани Казан турында тәэсирләре белән уртаклашты.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Миңа 23 яшь. Ливанда 2 ресторан тотам, шеф-повар булып эшлим. Казанга беренче тапкыр килүем. Мин бу шәһәргә бик сокландым. Казан – гаҗәеп шәһәрләрнең берсе. Ул зур урманнары белән шаккатырды. Шуңа да монда рәхәтләнеп ял итәргә, саф һава суларга була. Монда барлык кешеләр дә ачык, олы йөрәкле, игелекле. Мин бу күренешкә бик шатландым. Казанга тагын бер тапкыр килү теләге бар. Аеруча дуслар, гаилә белән. Күңел ачар, ял итәр өчен, нәкъ менә Казанны сайлар идем.
Яшь аш-су осталары турнирында «Патуш» дип исемләнгән салат – яшелчәләр һәм аларның өстендә юка гына камырдан җәелгән җәймә (алар аны «гарәп икмәге» дип әйтә – авт.) әзерләдем. «Тәртибе шундый: йомырканы ваткан кебек, җәймәне «ватып», эчендәге яшелчәләрне ашыйсы. Үзем белән масала соусын алып килдем. Ул анар соусына охшаш, ләкин куерак. Шулай ук, кипкән анар орлыкларын, роза гөле суын алдым, аларны ризыкларны әзерләгәндә тәкъдим иттем.
Икенче аш – кёфте дип атала. Сыер һәм сарык итеннән ясалган ливан милли ашы. Ул лавашка төрелгән. Кыздырылган яшелчәләр, шулай ук ачы борыч белән бергә тәкъдим ителә. Бездә борычлы һәм тәмләткечләр салынган ризыкларны яратып ашыйлар. Десертка – фисташкалы дукка (фисташка, кунжут, кокос һ.б. катнашмасы). Болар барысы да ливан милли ашлары», – диде Ливан кунагы.