Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиянең танылган спортчысы һәм аның нәни улының мәетен хәрабәләр арасыннан тапканнар

news_top_970_100

Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә җир тетрәүдән соңгы хәрабәләрне аралыйлар. Төркиянең гандбол буенча җыелма командасы капитаны Джемаль Кютахья мәетен тапканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ир-атның мәете 5 яшьлек улының гәүдәсе белән бергә табылган. Спортчының һәлак булуы турында илнең гандбол федерациясе дә хәбәр итә.

«Без гандбол һәм пляждагы гандбол буенча илкүләм ир-атлар командасы капитаны Джемаль Кютахья һәм аның 5 яшьлек улы Чинарның үзләре яши торган йорт хәрабәләре арасында үле килеш табылуы турында хәбәрдән кайгырабыз», – диелә федерация хәбәрендә.

Төрек федерациясе илне югары дәрәҗәдә күрсәткән кеше турында истәлек мәңге сакланачагын әйтә һәм мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

Джемаль Кютахья гаиләсенең башка әгъзаларының язмышы әлегә билгесез. Аның хатыны Пелин, Пелинның анасы Нуртен Мутлу табылмаган. Пелин дүртенче ай авырлы булган. Алар да хәрабәләр арасында калган, дип фаразлана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100