news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиягә ялга килгән кияү белән кәләшне дүрт көн әсирлектә тотканнар

news_top

Мароккодан Төркиягә ял итәргә килгән ирле-хатынлы яшь парны җинаятьчеләр 4 көн буе әсирлектә тоткан. Бу хакта Hürriyet басмасы хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».

8 октябрьдә Истанбулның Алибейкей районында төзелеш барган бинаның тәрәзәсеннән хатын-кыз күренгән, ул гарәпчә кычкыра башлаган. Үтеп баручылар бу хакта полициягә хәбәр иткән.

Урынга тәртип саклаучылар килеп җиткәндә, хатын-кыз 1 нче каттагы тәрәзә аша урамга чыккан булган. Ул бина эчендә кияве булуы турында хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләре ир-атны куллары бәйләнгән килеш тапкан. Парны участокка китергәннәр.

Яшь пар Истанбулга Мароккодан турист буларак килүләре турында сөйләгән. Ир-ат белән хатын-кызны бандитлар урлаган һәм, кул-аякларын бәйләп, 4 көн әсирлектә тоткан. Бандитлар аларның туганнары белән элемтәгә кергән һәм, кияү белән кәләшне азат итү өчен, 18 мең доллар таләп иткән.

Соңрак, урлаучыларның берсен кулга алганнар. Тентү вакытында анда Мароккодан килгән парның кәрәзле телефоннары табылган. Хокук саклаучылар башка җинаятьчеләрне эзләүне дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар