Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиягә китүчеләр күпләп кире кайта. Ни өчен?

Төркиягә күчеп киткән кешеләрнең күпчелеге кире кайта башлады. Журналист Ләйсән Фәтхи бу хәлнең сәбәпләрен ачыклады.

news_top_970_100
Төркиягә китүчеләр күпләп кире кайта. Ни өчен?

2022 елда Төркиядә яшәргә «рөхсәт кәгазе» алучылар арасында иң күбе Русиядән иде. Барлыгы 153 мең документ бирелгән, шуларның 132 меңе - турист форматында, бер елга кадәр яшәү рөхсәте белән. Шулай ук бу илдә күчемсез милек сатып алучы чит ил кешеләре арасында русиялеләр беренче урында тора. Һәр бишенче сатып алучы Русиядән, диелә Миграция хезмәтенең мәгълүматларында.

2022 елда, мобилизация игълан ителгәннән соң, Русиядән күчеп китүчеләр өчен иң популяр юнәлеш Төркия иде. «19-23 сентябрь көннәрендә генә дә күчемсез милек сатып алырга теләүчеләр саны биш тапкырга арткан», - ди Intermark Real Estate (Интермарк Реал Эстейт) кыйммәтле күчемсез милек сату агентлыгы вәкиле Ирина Мошева.

Төркиягә күчеп китүчеләрнең күп булуы климатның уңайлылыгы һәм күчү шартларының чагыштырмача җиңеллеге белән аңлатыла.

Әмма гыйнвар аеннан Төркиядән китүче русиялеләр саны арта башлады. Сәбәп Русиядә сәяси хәлнең тотрыклылануындамы, туган якны сагынудамы, яисә башкамы? Бу сорауга бергәләп ачыклык кертик.

Төркия Геч Идарәсендә документлар тапшыруга чират.

Фото: © 

Төркия кануннары: 180 көн рөхсәтсез, аннары - рөхсәт белән

Төркиядә чит ил кешесенә яшәргә рөхсәт алуның иң җайлы ысулы - торак сатып алу. Әмма аның да чикләүләре бар. 1 миллионга кадәрге шәһәрләрдә торак бәясе 50 мең доллардан, ә инде зуррак шәһәрләрдә 75 мең доллардан арзан булмаска тиеш. Һәм бу торак ачык мәхәлләдә урнашкан булырга тиеш. Күп шәһәрләрдә рөхсәт бирелми торган районнар, мәхәлләләр бар. Аларның саны даими рәвештә артып тора. 

Торак сатып алганнан соң 2 ел илдә яшәргә була. Аннары шул ук фатир документлары белән «яшәүгә рөхсәт»не дәвам иттерергә кирәк була. 5 ел яшәгәннәр соң, Төркия ватандашы булырга гариза бирә аласың. Ягъни, граждан буларак теркәлү мөмкинлеге ачыла.

Төркиядә рәсми рөхсәт кәгазеннән башка ярты елга 180 көн яшәргә мөмкин. Шуның 60 көне өзелгесез рәвештә, аннан, чикләрне үтеп чыгып кереп, тагын 30 көн торырга була. Озаккарак калырга теләүчеләр исә шушы вакыт эчендә Төркиядә яшәргә рөхсәт кәгазе алырга тырыша.

Русиядән килүчеләр агымы арту сәбәпле, әлеге документларны тапшыру, җавап һәм документның үзен көтү моңа кадәр 1 ай эчендә эшләнсә, хәзер 2-5 айга сузыла башлады.

Гариза кире кагылса, 10 көн эчендә кире кайтып китү тиешле. Шул вакыттан соң калсаң, илдән чыкканда штраф түлисе яки инде качып калганыңны полиция ачыкласа, мәҗбүри куып чыгару - депортация көтелә.

Анталия шәһәре

Фото: ©

Төркиядән нигә кайталар: төп 5 сәбәп

1. «Төркиядә яшәргә рөхсәт кәгазе» алмаучылар

Күп кенә кайтып китүчеләр «рөхсәт кәгазе»н ала алмаган.

26 декабрьдән Төркия территориясендә яңа регламент эшли башлады һәм элек рөхсәт кәгазе алу өчен гади документлар исемлеге дә җитсә, хәзер шартлар катлауланды.

Шул сәбәпле, күпләр капкынга эләккән кебек булды. «Төркиядә яшәү рөхсәте» алырбыз дип, бик күпләр фатир арендалаган иде. Моның өчен гадәттә риелторга комиссия, бер айлык депозит һәм фатир бәясен ярты-бер еллык түләп кую шарт. Яшәү өчен кирәк-ярак алынды (биредә күп фатирлар җиһазсыз тапшырыла), балалар шәхси бакчаларга, мәктәпләргә урнаштырылды. Зур акчалар түләп, документларга апостиль, тәрҗемә, нотариаль раслаулар эшләнде. Шулкадәр чыгымнар һәм мәшәкатьтән соң «рөхсәт кәгазе» бирелми икәнен ачыклау күпләр өчен бик авыр булды, әлбәттә.

Декабрь аеннан башлап бүгенгәчә турист буларак илдә калырга теләүчеләргә рөхсәт кәгазе бирелми, дип сөйли монда яшәүчеләр.

- 99% гариза кире кагыла, дуслар-танышлар арасында барысы да аптырашта. Без Төркиядә ике ел яшибез инде, әмма хәзер «рөхсәт кәгазен» озайту вакыты якынлаша. Безгә ни әйтерләр, билгесез, - ди танышым Нурия.

Төркия рәсми ведомстволары ниндидер авырлык тудырылуны кире кага, документлар җитәрлек булган, дөрес әзерләнгән очракта, рөхсәт бирелә, дип җаваплыйлар. Әмма кемнәргәдер вак-төяк сәбәпләр аркасында, кемнәргәдер бер сәбәпсез, кире кагу кәгазьләре килә тора. Фатиры булучыларга да, бер рөхсәт алып, икенче тапкыр озайтырга теләүчеләргә дә рөхсәт бирмәгән очраклар бар, дип сөйлиләр. Соңгысына төгәл дәлилләр булмаса да, 5 ел монда яшәүче гаилә күчеп кайтып киткән, фатир алганнар да, яши алмыйча калганнар, дигән хәбәрләр Төркиядә яшәүчеләрнең форумнарында чыгып тора. Шулай ук Русиядәге «Авито» кебек игълан сайтларында, төркемнәрдә көн саен «кайтып китәргә мәҗбүрбез, җиһазларны сатабыз», - дигән белдерүләр чыга.

Танышым Алинә гаиләсе белән кире кайтырга әзерләнә. «Төркиядә яшәү күпкә рәхәт, әмма туганнар сагындыра. Без монда яшәгәндә күбесе кунакка килеп китте инде, хәзер без кайтып күрешәбез. Рөхсәт кәгазен бирмәделәр, кайтабыз инде», - ди ул.

Кануннарны тыңлаучы гражданнар күпчелек булып, кире кайтып китүне кулай күрсәләр дә, тагын бер икенче төркемгә игътибар бирмичә мөмкин түгел. Ул да булса - легаль булмаган рәвештә калучылар.

- Чыкканда штраф түләү нәрсә инде ул? С...ка (махсус хәрби операция - Интертат) китәсе килми. Илдәге хәл тотрыклыланмыйча, кайтасыбыз юк, - ди Айдар.

Һәм мондый фикер йөртүчеләрдән ул үзе генә түгел.

«Турист буларак рөхсәт бирмәделәр, хәзер фатир сатып алу ягын карыйбыз. Документлар дөрес булса, фатир хуҗаларына яшәү рөхсәте бирелә», - ди танышым Полина.

Алдагысын күз күрер, куып чыгарганчы торабыз әле, диючеләр дә бар.

2. Җир тетрәүдән соң курку

Төркиядән китүчеләрнең бер өлеше җир тетрәгәннән соң туган ягына кайтып китәргә дигән карарга килгән. Мерсин, Алания якларында җир селкенүен тойган кешеләр арасында кире кайтып китүчеләр дә бар.

- Курыктык, бездә дә өйләр ишелә башлар, дидек. Әйберләребезне җыйдык та кайтып киттек, - ди Галия.

3. Мобилизациягә эләкмәгәч, кире кайту

Әлеге төркемне дә искә алырга кирәк. Бер өлеш Русиялеләр, хәрби операциягә чакыру килмәгәнен аңлагач, кайтырга кирәк дигән карарга килгән.

- Мин повестка килер тагын дип тизрәк чыгып киткән идем. Гаиләм Казанда калды, озак торып булмас инде, кайтам, - ди шундый бер әңгәмәдәшем Раил.

4. Икътисади катлаулылыклар

Төркиядә туристларга эшкә урнашу рөхсәт ителми. Моның өчен махсус «эш визасы» кирәк. Аны алу күпкә катлаулы. Шуңа, монда яшәүче Русиялеләрнең күбесе – читтән торып эшләүчеләр. Интернет аша эшләргә мөмкинлеге яки эше булмаганнар, билгеле бер вакыттан соң, җыелган акчалары бетеп, кире кайтырга мәҗбүр.

5. Эштән куу сәбәпле кайтучылар

Бер өлеш Русиялеләр, чит илгә китү сәбәпле, эштән кисәтү алган. Кайбер оешмаларда күчеп китеп эшләүчеләрне эштән куу турында карар кабул ителде.

- Безнең эштә читтән эшләүчеләргә налогны арттыралар, хезмәт хакы күпкә кими, нишлисе булыр инде, аптыраган әле, - ди Гөлназ.

Манавгат

Фото: © 

Адвокат: кемнәргә рөхсәт бирелә?

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була - быел турист буларак калырга теләүчеләрнең күпчелеге рөхсәт алмады. Тиешле суммада фатир алучыларның күбесенә рөхсәт бирелде.

Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен Төркиядә яшәүче милләттәшебез, адвокат, хокук фәннәре кандидаты Фәнис Зыялыга мөрәҗәгать иттек.

- Бу сорау белән еш очрашырга туры килде. Элегрәк гариза кире кагылса, суд аша җиңеп, депортны туктатып була иде. Хәзер чит илдән килүчеләргә яшәү мөмкинлеге бирелми. Хәзер дә судка мөрәҗәгать итүчеләр бар, әмма рәсми кире кагу булгач, сәяси вәзгыятьтән чыгып кабул ителү сәбәпле, суд мәхкәмәгә бирүчене якламый, рәсми карарны кире какмый. Элек суд Геч идарәсенең карарын туктатып тора, сорау чишелгәнче чит ил кешесе Төркиядән чыкмыйча тора ала иде. Хәзер алай түгел, сәяси вәзгыять булганга, җиңеп булмый.

Нинди очракта «яшәү рөхсәте» бирәләр? Беренчесе – эш визасы алганда, икенчесе – ачык мәхәлләләрдә тиешле суммага күчемсез милек алынган булса, һәм өченчесе - төрек ватандашы белән өйләнешкәннән соң, – дип аңлатты адвокат.

Анталия

Фото: © 

Президент сайлавы ни күрсәтер?

Шуны да әйтергә кирәк, бөтен кеше дә кире Русиягә генә кайтмый - башка илләргә юл тотучылар бар. Мәсәлән, Грузия, Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Таиланд, Аргентинага. Шулай ук бераз монда яшәгәннән соң, юлын дәвам итеп, Европа илләренә китергә теләүчеләр күп.

Шулай ук, кайтып китүчеләр арасында кире кайтуны планлаштыручылар бар. Аэропортта ничә айдан соң кире керергә мөмкин булуы әйтелә.

«Вакыт узу белән, яңадан киләчәкбез, документларны тагын тапшырып карыйбыз», - ди Лилия.

Төркиядә рөхсәт кәгазен бирү белән эшләр март аеннан җайлашыр, дигән сүзләр йөрсә дә, әлегә ачыклык юк. Монда булачак президент сайлаулары әлеге сорауга ачыклык кертер, дип көтелә. Әмма ул җавап уңай булырмы, тискәреме – әлегә билгесез.

Алания

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100