Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядән ялдан кайткан 200 туристны самолет салонында «мунча» белән җәфалаганнар

news_top_970_100

Антальяда ял итеп, Мәскәүгә кайтучы 200 россияле утырган самолетны 6 сәгатькә тоткарлаганнар. Самолеттан кешеләрне чыгармаганнар, кондиционерларны да кушмаганнар.

Эсселек һәм һава җитмәү шул дәрәҗәдә була – 2 өлкән кеше һәм 1 бала аңын югалта.

«АзизАир» авиакомпаниясенең «Boeing» самолеты иртәнге 7дә очарга тиеш була. Баштан ук әйбәт башланмый – башта озак итеп чиратта тоталар, аннары бөркү самолетка утырталар. Очучылар ни өчендер двигательне куша алмый. Шуннан соң самолетны очу полосасыннан тукталышка алып китәләр. Тикшереп, төзәтеп, кире полосага алып килгәнче 6 сәгать уза. Шушы вакыт эчендә кешеләрне самолеттан чыгармаганнар, дип хәбәр итә «Mash».

– Кондиционеры эшләмәгән самолетка утырттылар һәм, кисәтүләргә карамастан, үзләрен берни дә булмаган кебек тоталар. Кешеләр егыла башлагач кына ишекләрне ачтылар. Анысын да ачмыйлар иде, ирләр: «Без хәзер ишекне ватабыз!» – дип кычкырдылар, – дип сөйләгән MSK1.RU га самолетта булган бер турист.

Авиакомпаниядә соңыннан гафу үтенгәннәр. Самолет 12:37 сәгатьтә очып китә алган.

Мәскәүдә исә йөзләгән турист киресенчә Төркиягә оча алмый. «RedWings» авиакомпаниясе рейсы 10 сәгатькә тоткарланган. Дөрес, кешеләрне самолет салонында түгел, аэропортта тотканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100