Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядән видео: мәчеләр җир тетрәгәнне алдан сизенгән

Кичә Төркиядә һәм Сириядә 7 баллы җир тетрәү нәтиҗәсендә бик күп йортлар җимерелде, һәлак булучылар 3 мең тирәсе.

news_top_970_100
Төркиядән видео: мәчеләр җир тетрәгәнне алдан сизенгән

Төркиядә җир тетрәр алдыннан мәчеләр тынгысызлана башлый. Бу видеода ул ачык күренә.

Хайваннар җир тетрәячәген алдан сизенә икәнлеге турында билгеле. Әйтик, 2004 елда Таиландта цунами булыр алдыннан филләрнең, чылбырларны өзеп, таулы урынга йөгереп китүләре турында яздылар. 

Хайваннарның җир тетрәүне алдан сизенүләре турында беренче мәгълүматлар безнең эрага кадәр 373 елда теркәлгән елъязмаларда ук бар.

1948 елдагы җир тетрәү алдыннан булган хәл турында журналист В.Песков язып калдырган. Ашхабадта яшәүче кешенең эте тик торганда, кызының күлмәген тешләп, ишеккә өстери башлый. Хуҗа, хатынын алып, йорттан чыга. Артларыннан ук йорт ишелә.

Хайваннарның бу феноменаль үзенчәлекләрен исәпкә алган очрак та билгеле. 1975 елда Кытайда булган җир тетрәү алдыннан кешеләр еланнарның, әрләннәрнең җир өстенә чыгулары, атларның абзарлардан чыгарга омтылулары турында хәбәр итә. Хакимият «җир тетрәве ихтимал» дигән хәбәрне тарата. 8 сәгатьтән соң 7,3 баллы җир тетри. Бик көчле җир тетрәүдә күп йортлар җимерелсә дә, бик күп кеше яши торган Кытайда кеше үлеме очраклары чагыштырмача аз була – 1300. 

Моны могҗиза белән аңлатучылар да бар, ә менә физиклар фикеренчә, моның фәнни аңлатмаса да бар. Хайваннар, табигать белән бер булып яшәүче җан ияләре буларак, җир тетрәү алдыннан, җир кабыгына көчәнеш булу сәбәпле килеп чыга торган электромагнит кыр тирбәнешләрен сизәргә сәләтле. Бу аларда серотонин – ярсу гормоны бүлеп чыгарта. Шулай ук җир тетрәр алдыннан микроскопик ярыклардан җир астыннан газлар чыга – хайваннар шуны сизә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100