Татарстан таможня хезмәткәрләре кыйммәтле бизәнү әйберләрен законсыз рәвештә илгә кертү очрагын булдырмый калган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
28 яшьлек Казан кешесе чит илдән Истанбул рейсы белән кайткан. Аның шәхси багажын тикшергәндә танылган брендының алтын йөзекләре һәм бриллиантлы муенсасы табылган.
Хатын-кыз алтын әйберләр декларацияләнергә тиеш икәнен белсә дә, «яшел коридор» аша үтәргә тырышкан, ләкин таможня хезмәткәрләре аны туктаткан.
Белгечләр әйтүенчә, экспертиза бу бизәнү әйберләренең 750 пробалы алтыннан ясалганын раслаган. Ике йөзек һәм муенсаның гомуми бәясе 1 миллион 93 мең сум дип бәяләнгән, бу зур күләм санала.
Җинаять эше ачылган. Бизәнү әйберләре алынган, тикшерү дәвам итә.