Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядәге авылда яшен өй стенасын тишеп кергән

news_top_970_100

Төркиянең көньяк-көнчыгышында, яшен суккач, өй стенасында зур тишек барлыкка килгән. Өйдә бөтен лампочкалар шартлаган, көнкүреш техникасы җиһазлары ватылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Хаккари шәһәре янындагы бер авылда булган. Хуҗасы сүзләренчә, ул төнлә белән каты тавышка уянып киткән. Аннары өйдә лампочкалар шартлый башлаган, бинаны төтен баскан.

Бераздан гына хуҗалар стенада тишек булуын күреп алган. Розетка тоташтырылган бөтен электр җиһазлары янып беткән, хәтта йорт җиһазлары да ватылган.

Бәхеткә, яшен суккан бүлмәдә кешеләр булмый, гаиләдә беркемгә дә зыян килми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100