news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә югалган Россия туристының мәетен 39 көннән соң Антальяда тапканнар

news_top
Төркиядә югалган Россия туристының мәетен 39 көннән соң Антальяда тапканнар
"Татар-информ" архивы

Төркиядә хәбәрсез югалган Россия туристының мәетен 39 көннән соң Антальяда тапканнар. Бу турыда Hürriyet басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

47 яшьлек ир-атның мәетен 70 метрлы кыяда башка бер сәяхәтче күреп алган. Ул куркыныч табылдыгы турында кунакханә җитәкчелегенә хәбәр иткән.

Урынга килгән коткаручылар мәетне кыядан төшергәннәр.

Моргта мәетнең киемнәре турист Владислав Сенговичныкы булуын ачыклаганнар. Ул сентябрь башында хәбәрсез югалган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар