news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә яшәүче журналист Эльмира Исрафилова: «Казанда үземне өемдә кебек хис итмим икән»

news_top
Төркиядә яшәүче журналист Эльмира Исрафилова: «Казанда үземне өемдә кебек хис итмим икән»
Эльмира Исрафилованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Анкарада яшәүче журналист Эльмира Исрафилова-Тейран Казанга кайткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Казаным… Мин монда үземне өемдә шикелле хис итмим икән инде. Кунак кына. Өем хәзер Төркиядә.

Миңа Казанның иске йортлары, ишегаллары, үзгәрешсез калган урамнары якынрак. Әйе, каланың елдан-ел матурайган, бизәлгән үзәген дә ошатам. Тик ул урыннар миңа нишләптер чит, таныш түгел сыман», – дип язган Төркиянең башкаласында яшәүче журналист.

Эльмира Исрафилова Төркиягә күченеп киткәнче үзе эшләгән телестудиягә барып, элеккеге хезмәттәшләре белән дә очрашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар