Төркиядә яшәүче татарлар арасында бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби-музыкаль марафон игълан иттеләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай аһәңнәре» әдәби-музыкаль марафоны 26 март – 26 апрель көннәрендә була.
Катнашучылар репертуары:
- Тукайның шигырьләре, поэмалары, әкиятләре
- Шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар
- Әсәрләре буенча театраль күренешләр
- Тукайга багышланган әдәби әсәр
- Ана теле татар булмаган катнашучылар өчен махсус номинация
Видеолар телефонны горизонталь (яткырып) тотып яздырылырга һәм 7 минуттан артмаска тиеш. Видеоларны җибәрү өчен электрон адрес: antalyatatkult@gmail.com
Һәр катнашучы диплом иясе булачак. Финалистлар, бүләкләнеп, 26 апрель — ГабдуллаТукайның туган көне, Ана теле бәйрәме уңаеннан Анталиянең иң матур сәхнәләренең берсендә чыгыш ясаячак, диелә әлеге хәбәрдә.