news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә ял иткәндә турист хатын һәлак булган

news_top

Төркиянең Кемер шәһәрендә ял иткәндә, Россиядән килгән туристны көймә таптаган. Имгәнгән хатын-кыз үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Kemer Gözcü басмасы белешмәсе буенча, шаһитлар коткаручыларны, табибларны чакырган, тик туристны коткара алмаганнар.

«Коммерцияле тизлекле катер белән 20 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул рөхсәт ителгән зонадан 30-40 метр читтәрәк йөзеп йөрүче чит илдән килгән хатын-кызны бәрдерә», – диелә хәбәрдә.

Көймә йөртүчесен һәм компания хуҗасын сак астына алганнар. Бу районда суднолар хәрәкәтенә тыю керткәннәр, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» белешмәсе буенча, 42 яшьлек мәрхүмә хатын Башкортстаннан килгән булган. Ул рөхсәт ителгән урыннан читтәрәк йөзгән. Аны бәрдергән көймә диңгез өстендә парашют белән йөрергә тәкъдим итә. Тизлек белән килүче көймә хатынны таптый.

Хәзер мәетне Россиягә кайтару эшләре белән шөгыльләнәләр.

Башкортстаннан килгән бу хатын ялгызы гына сәяхәт итә. Антальядә берничә тапкыр булган. Белеме буенча бухгалтер, берничә оешмада эшли. Гаиләсе диңгездә ни булганын төгәл генә белми. Мәрхүмәнең олы кызы бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар