news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә ял иткәндә күрдем: тавыкны сөткә манып пешерәләр!

news_top
Төркиядә ял иткәндә күрдем: тавыкны сөткә манып пешерәләр!
Фото: © «Татар-информ»

«Төркиядә ял иткәндә урам пешекчеләренең тавыкны гадәти булмаганча пешерүләрен күрдем: алар аны сөткә манып пешерәләр иде. Мин дә шулай эшләп карадым һәм дусларымны гаҗәпкә калдырдым», – дип яза бер хуҗабикә киңәшләр сайтында.

Ул төрекчә тавык рецепты белән уртаклаша.

Кирәк була

  • 8 тавык боты

Маринад өчен

  • 200 мл сөт
  • 200 мл су
  • 1 чәй калагы тоз
  • 0,5 чәй калагы кара борыч
  • 1-2 тырнак сарымсак

Панировка өчен

  • 2 йомырка
  • 100 г югары сортлы бодай оны
  • 2 чәй калагы тоз
  • 2 чәй калагы гриль өчен тәмләткеч (яисә, исне көчәйтү өчен, ысланган паприка)
  • 1 чәй калагы кипкән розмарин
  • 1 чәй калагы кипкән укроп
  • 0,5 чәй калагы кара борыч
  • панировкалау өчен сохари
  • 400-500 мл үсемлек мае (фритюр өчен)

Әзерләү тәртибе

Тавык ботларын тирән табага салыгыз. Сөт һәм су өстәгез. Тоз, борыч һәм вакланган сарымсак салыгыз. Табаны капкач белән ябып, әкрен утта 15 минут пешерегез. Аннары ботларны әкрен генә әйләндерегез дә, тагын 15 минут пешерегез. Аннан соң табаны уттан алып, тавыкны маринадта бераз суытыгыз. Бу этап тавыкны сусыл итә һәм тәмнәрне эченә сеңдерә.

Аерым савытта йомыркаларны яхшылап туглагыз. Икенче савытта он, тоз, гриль тәмләткече (яки паприка), розмарин, укроп һәм кара борычны кушыгыз. Бу катнашма панировкага тәм һәм хуш ис бирәчәк.

Һәр ботны башта йомыркага манып, артык массаны агызып төшерегез. Шуннан соң ботны онлы катнашмада әйләндереп алыгыз. Аннары тагын бер кат йомыркага манып, ахырдан сохарида әвәләп алыгыз.

Тирән кәстрүлдә яки фритюрницадан 175-180°Ска кадәр кыздырылган майга тавык ботларын салыгыз. Алар бер-берсенә тиеп тормасын.

Ботларны 6-8 минут дәвамында алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз, вакыт-вакыт әйләндереп торыгыз.

  • Истә тотыгыз: кайнар май белән эш иткәндә бик сак булыгыз!

Кыздырылган ботларны кәгазь сөлгеләр җәелгән тәлинкәгә алып салыгыз, артык маен сеңдерегез. Бераз суынгач, кетердәвек катлам яхшырак сакланачак.

Тавык ите эчтән гаҗәеп сусыл һәм йомшак, сөт аркасында йомшак, ә тыштан алтынсу, кетердәвек һәм хуш исле була, дип ышандыра бу хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар