47 яшьлек Дмитрий П. һәм аның хатыны Олеся М. июнь уртасында Төркиянең Аланья шәһәренә ял итәргә бара. Ләкин аларның ялы коточкыч фаҗигага әйләнә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Пар Екатеринбургтан 15 июнь көнне оча, ә инде икенче көнне Дмитрий өченче кат балконыннан егылып төшә һәм комага китә. Туганнары әйтүенчә, ул 15 метр чамасы биеклектән егылып төшкән. Өстәвенә, иминият компаниясе чыгымнарны каплаудан баш тарткан. Хастаханә 10 670 АКШ долларына (якынча 900 мең сум) хисап язган. Реанимациядәге һәр тәүлек 100 мең сумга төшә.
Коточкыч хәбәр алган 41 яшьлек Олесяның йөрәге түзмәгән – сөйгәнен кан күлләвегендә күргәч, ул йөрәк өянәге кичергән. Ир-атның ничек һәм ни өчен биеклектән егылып төшүе әлегә төгәл билгеле түгел.
– Олеся шунда ук үлгән. Дмитрийга табиблар ярдәм күрсәткән, ә аны коткара алмаганнар. Ул авыр хәлдә реанимациядә. Дима белән Олеся 15 ел чамасы бергә иде. Рәсми рәвештә язылышмадылар, балалары юк. Олеся әнисенең бердәнбер кызы иде, төзелеш кибетендә эшләде. Ул бик аз сүзле иде. Мөгаен, ялга дип озак вакыт акча җыйганнардыр, – дип сөйли аларның дусты.
Коллегалары һәм битараф булмаган шәһәр халкы, Олесяның мәетен алып кайту өчен, 1 тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә акча җыйган.
– Без шок хәлендә. Дима белән Олеся берничә көннән кайтырга тиеш иде. Дәвалану көн саен йөзләрчә мең сумга төшә, моны кем түләячәге билгесез, миллионнан арткан. Әгәр счетларны түләмәсәк, Диманы болай гына бирмәячәкләр, – диләр Дмитрийның туганнары.
Олесяны 26 июнь көнне җирләячәкләр, диелә хәбәрдә.