Төркиядә кунакханә пирсында йөргәндә, электр үткәргеч чыбыгындагы төзексезлеклек аркасында 9 яшьлек кызга ток суккан. Кыз диңгезгә егылып төшкән. Аны коткарырга дип йөгереп килгән әтисе дә шул чыбыкка тигән, аңа да ток суккан. Бу хакта «Газета.ру» яза.
«29 июнь кичендә «Siu Collection» кунакханәсе пирсында кызым электр чыбыгы уздырылган бауга кагылды. Күрәсең, яктырту өчен кулланылган әлеге бау су белән чыланган булган. Кызым фотога төшкәндә әлеге бауга тотынмакчы иде, һәм аңа ток сукты. Авыртудан ул егылды һәм пирстан шуып төште. Без анда ток икәнен аңламадык, ул шуып киткән, дип уйладык. Ирем кызыбызны коткарырга тырышып, шул ук бауга тотынды, аңа да ток бәрде», – дип сөйләгән кызның әнисе.
Аның ире һәм кызы тәнендә бәрелгән һәм киселгән урыннар булган, ә кыз әлегә кадәр көчле стресс халәтендә.
«Мин үзем дә, ни булганын аңламыйча, йөгереп барып шул бауга кагылдым, миңа да ток бәрде. Озак вакыт кулымны ычкындыра алмый тордым. Шөкер, ирем кулын алгач та, кызыбызны диңгездән тартып чыгарды, бу вакытта диңгездә бик көчле дулкыннар иде. Шуннан соң безне тикшерү өчен хастаханәгә илттеләр. Ирем белән кызым, егылганда, бәрелү, киселү җәрәхәтләре алган иде. Кызым көчле шок кичерде. Ялыбыз бозылды. Кызыбызның аппетиты югалды, бик начар ашый. Диңгезгә, бигрәк тә пирсларга барырга курка. Гел күңеле болгана», – дип сөйләгән ул.
Виктория өстәп әйткәнчә, кунакханә җитәкчелеге ял бәясен компенсацияләүдән һәм камера язмаларын бирүдән баш тарткан, шуңа күрә гаиләгә полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килгән, диелә хәбәрдә.