Төркиядә ял иткәндә авыр җәрәхәтләр алган Россия туристы Никита Чистокистов медиклар озатуында өенә кайтарылачак. Аның дуслары һәм якыннары Сәламәтлек саклау министрлыгыннан пациентны туган иленә кайтару турында рәсми документ алынганлыгын әйтә. Бу хакта «Российская газета» яза.
Массажист булып эшләүче егет Антальяда дуслары белән ял иткән. Отельгә килеп җиткәч, егетләр диңгезгә китәләр. 29 яшьлек Никита пирстан суга сикерә һәм башы белән бик каты бәрелә – бу урында диңгез бик сай була, ләкин бу турыда бернинди кисәтүләр дә урнаштырылмаган. Никитаның муен умырткасы сына, башка җәрәхәтләре дә була, ул комага китә.
Дуслары һәм оператив хезмәтләр тиз арада егетне җирле госпитальгә алып киләләр. Әмма дәвалану өчен түләү аның туганнары һәм дуслары җилкәсенә төшкән: иминият компаниясе чыгымнарны түләүдән баш тарткан.
Битараф булмаган кешеләр дәвалану өчен кирәкле сумманы җыйганнар, ләкин Никита гаиләсе монда да медицина бюрократиясе белән очрашкан: Антальяда Никитаны Россиягә алып кайту өчен кирәкле документларны тиз генә эшләтеп булмаган. Ике вариант каралган – махсус медицина борты белән алып кайту яки медиклар озатуында гадәти рейста алып кайту .
Ниһаять, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Никитаны алып кайту мәсьәләсен хәл иткән, һәм инде дүшәмбе-сишәмбе ул Россиягә медиклар озатуында очачак һәм дәвалануын туган илендә дәвам итәчәк.