Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә хәрабәләр астында калган кешеләр социаль челтәрләрдә ярдәм сорап ялвара

news_top_970_100

Төркиядә җир тетрәүдән соң, хәрабәләр астында калган кешеләр социаль челтәрләрдә ярдәм сорап ялвара һәм туганнары белән хушлаша. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итә.

Төркиядә «ашыгыч ярдәм» линияләренә шалтыратучылар бик күп. Меңнәрчә йорт ишелгән. Җимерелгән биналар астында капкында калган кешеләр, ярдәм сорап, социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итә. Алар үзләрен кайда эзләргә икәнен аңлатырга тырыша, өйдә тагын кемнәр булуын әйтәләр. Бу кешеләр һава җитмәүгә зарлана, туганнарына ярату сүзләрен әйтәләр. Дөньядагы матбугат чаралары үзәк өзгеч кадрларны тарата.

Төркия телевидениесе 2 баланы һәм аларның анасын коткару мизгелләрен күрсәтә. Алар исән, 8 яшьлек кызны хастаханәгә илткәннәр. 

Османия шәһәрендә 2 бала өй хәрабәләре астында 13 сәг булган, аларны коткарганнар. Искәндерун шәһәрендә хәрабәләр астыннан 22 яшьлек егетне чыгарганнар, ул анда 12 сәг булган. 

Төркия хакимияте 7,8 мең чамасы кешене коткару турында хәбәр итә. 2 379 кеше һәлак булган, 14,5 мең кеше яраланган, диелә.

Төркиядә җир тетрәү корбаннары истәлегенә матәм көннәрендә әләмнәрне төшергәннәр, дип яза «Татар-информ».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100