Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә хәрабәләр астында 212 һәм 222 сәгать яткан хатын-кызларны коткарганнар

news_top_970_100

Төркиядә 6 февральдә җир тетрәгәннән соң хәрабәләр астында калган ике хатын-кызны коткарганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Исән килеш табылган 45 һәм 77 яшьлек хатын-кызлар җимерекләр арасында 212 һәм 222 сәгать яткан.

Hurriyet басмасы белешмәсе буенча, Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча эзләү-коткару төркеме (İNDAK) Каһраманмараш шәһәрендә Хәйрулла районында йорт хәрабәләрен аралый. Алар бирегә исән калган кешеләр булу ихтималы турында хәбәр алгач килә.

Коткару эшләренең 212нче сәгатендә хәрабәләр арасыннан 77 яшьлек Фатыйма Гюнгёр, 222нче сәгатьтә 42 яшьлек Мәликә Имамоглу табыла.

Басма белешмәсе буенча, Мәликә Имамоглуны хастаханәгә китерәләр, ул үз аңында. Фатыйма Гюнер дә хастаханәдә.

Соңгы белешмә буенча, җир тетрәү вакытында 35418 кеше һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100