news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә хәрабәләр астында 2 тәүлек яткан бала исән килеш табылган

news_top

Төркия һәм Сүрия илләрендә булган җир тетрәүдән соң Интернет киңлекләре җан өшеткеч фото-видеолар белән шыплап тулды. Аларны караган саен, күзгә мөлдереп яшь тула. Ачы хәсрәт – үлүчеләр саны артканнан артып тора.

Хәрабәләр астында могҗиза белән исән калучылар да бар (андыйлар турындагы хәбәрләр күңелгә әз булса да өмет бирә). Шуларның берсе – 2 тәүлек дәвамында таш плитәләр астында яткан нәни малай. Аның турында видео социаль челтәрләрдә таралды. «Канаские новости» аккаунты әлеге видеоны урнаштырып: «Коткаручылар 2 тәүлек буе хәрабәләр астында яткан, сусызлыктан интеккән малайны тапканнар. Төркиянең көньягында урнашкан Хатай җирле матбугаты хәбәр иткәнчә, малай исән, аның белән бар да тәртиптә», – дип яза.

Видеодан күренгәнчә, балага шешәнең капкачыннан әз-әзләп су эчертәләр. «Эч, әйдә, эч. Авызыңны ач. Маладис», – диләр. Алланың рәхмәте белән исән калган нәни бала, хәтта, үзендә елмаерга көч таба.

Видео: kazanskie_novosti аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар