Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә теракт - Анкарада һөҗүм булган, һәлак булучылар һәм тотак итеп алынучылар бар

news_top_970_100
Төркиядә теракт - Анкарада һөҗүм булган, һәлак булучылар һәм тотак итеп алынучылар бар
  • 19,46 сәгатькә билгеле булганнардан – барлык тотаклар да коткарылган. Террорчы үзен үзе шартлатып үтергән. Ул – «Көрд эшчеләр партиясеннән». Террор актында 5 кеше һәлак булган – ике техник, сакчы, инженер, такси йөртүче. 14 кеше яраланган. 3 террорчы да үлгән.

Төркиянең башкаласы Анкарада «Тусаш» аэрокосмик компаниясенә һөҗүм булган. Һәлак булучылар бар. Бу компания дроннар җитештерә торган була.

Автомат, пистолет, шартлаткычлар белән коралланган кешеләр таксида килә һәм компания бинасына бәреп керә.

Видеолардан аңлашылганча, алар тавышны томалый торган җиһазлар белән коралланган автоматлар белән бина эченә аталар. Ике төркемгә бүленәләр – берсе ишек янында үз үзен шартлата һәм ике сакчыны үтерә. Аннары икенче төркем бина эченә бәреп керә һәм тотаклар ала, дип яза төрек матбугат чаралары.

Бина янындагы кешеләр шартлауны һәм атыш барганны видеога төшергән.

Башта тугыз кеше һәлак булган дигән мәгълүмат чыкты. Хәзер һәлак булучылар 3, яраланучылар – 5 дип язды Төркия пабликалары. Һәлак булучыларның икесе – сакчылар булган.

Һөҗүм итүчеләрнең икесе юк ителгән дигән мәгълүмат чыкты. Заводка һөҗүм итүчеләрнең берсе хатын-кыздыр дип фаразлыйлар. Бер террорчы исән.

Заводта барлыгы 15 мең кеше эшли икән. Тоткынлыкка эләккән кешеләрнең язмышы әлегә билгеле түгел. Видеолардан аларның 9 кеше икәнен күрергә мөмкин. Шулай ук видеолардан аңлашылганча, көч структуралары белән атыш бара.

«База» каналы язуынча, Төркия сәясәтчеләре моны «Эрдоганга кара тамга» дип бәяләгән – имеш, Казандагы БРИКС саммитына килгән өчен үч алу. Шулай ук һөҗүмне Төркиянең Эшчеләр партиясе оештырырга мөмкин дип тә фаразлыйлар – бу оешма инде күп еллар кораллы һөҗүмнәр ясый.

Yeni Şafak сайты язуынча, Tusaş компаниясе хәрби самолетлар, вертолетлар, дроннар ясый (KAAN, ATAK, GÖKBEY, ANKA, AKSUNGUR, ŞİMŞEK очкычлары, шулай ук Göktürk космик иярченнәре.

Террорчы дип фаразланган кешеләрнең берсе

Тотак итеп алынган эшчеләр

Һөҗүм мизгеле

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100