Төркиядә сайлауда кем җиңәр: Эрдоганмы, Кылычдароглумы?
Тиздән Төркиядә президент сайлаулары булачак. Бу кадәр киеренке хәлнең булганы юк иде әле, ди белгечләр. Эрдоган калса ни булачак та, оппозиция җиңсә, нәрсә үзгәрәчәк? Сайлаулар Россиягә ничек тәэсир итәр? Журналист Ләйсән Фәтхи, төрле матбугат чараларындагы язмаларны барлап, гомуми күзәтү ясады.
14 майда Төркиядә президент сайлыйлар. Җиңүче киләсе 5 елда президент булачак.
Хәзер президент Рәҗәп Тайип Эрдоганның сәяси карьерасында иң катлаулы чор. Ел дәвамында аналитиклар: «Оппозиция үзара килешсә һәм бер кандидатны алга чыгарса, ул Эрдоганны җиңәргә мөмкин», – дип фаразлды. Сайлау Төркиядә бөтен нәрсәнең астын өскә китерергә мөмкин. Һәм бу башка илләргә, шул исәптән Россиягә дә тәэсир итмичә калмаячак.
Төркия халкы борчылу һәм дулкынлану белән сайлауларны көтә. Бер өлеше Эрдоганның калуын теләсә, икенче өлеше аны алыштырырга вакыт, дип саный.
Икътисади кризис, җир тетрәү, качаклар, башка эчке проблемалар халыкта зур киеренкелек тудырды. Белгечләрнең фикере дә төрле. Бер өлеше «Эрдоган калачак, башкача мөмкин түгел» дисә, икенче өлеше «оппозиция алга чыгачак, халык башка кешене сайлар» дигән фикердә.
Оппозициядә башта 2 көчле кеше бар иде. Аларның кайсы куелса да, Эрдоганны җиңә алырлык – халыкка билгеле шәхесләр. Берсе Истанбул, икенчесе – Анкара мэры. Ләкин ахыр чиктә берсе дә кандидатлыкка сайланмады...
Ни өчен көчлеләр кандидат булмады?
Әкрам Имамоглу – 54 яшьлек сәясәтче, 2019 елда Истанбулда мэр сайлауларында җиңгән кеше.
Ул вакытта Эрдоган «нәтиҗәләр гадел түгел» дип, аларны гамәлдән чыгаруга иреште, һәм сайлау яңадан узды. Имамоглу кабат җиңде. Бу хәлне «юләрлек» дип атаганы өчен аны сайлау комиссиясен мыскыл итүдә гаепләделәр. Суд аны ирегеннән мәхрүм итәргә, сәяси эшләр белән шөгыльләнүне тыерга дигән карар чыгарды. Апелляция каралганчы, Имамоглу Истанбул мэры булып кала. Әмма теләсә кайсы мизгелдә ирегеннән мәхрүм итү ихтималы булганга, ул үзен кандидат итеп куймады.
Анкара башлыгы Мансур Яваш мэр сайлауларында 3 тапкыр катнашып, 2019 елда гына җиңүгә ирешә алды. Бер тапкыр да катгый тәнкыйть белән очрашмады, шәһәрдә аны хөрмәт итәләр. Ул интервьюларны сирәк бирә, үз эшенә кагылмаган сораулар буенча бер чыгыш та ясамый. Халык аны лидер буларак кабул итә. Ләкин кандидат булып чыгарга Мансур Явашка милләтче булуы комачаулады.
Төркиядә көрд халкы бар – төрле мәгълүматлар буенча, алар 22 процентны тәшкил итә. Алар төрек милләтчесен сайлар, дип кем әйтә ала? Шул сәбәпле, Мансур Яваш та президентлыкка кандидатлар исемлегенә кермәде.
Нәрсә ул «Алтылы өстәл»?
Эрдоганга каршы кандидат кую өчен берничә партия берләшергә дигән карарга килде. «Халык коалициясе» буларак билгеле оппозицион берләшмәгә 6 партия кергән, шуңа да «Алтылы өстәл» дип атала. «Оппозициянең берләшүе халыкның үзгәрешләрне ни дәрәҗәдә көтүен күрсәтә», – ди сәясәтчеләр.
«Алтылы өстәл» лидерын сайлау чын мәхшәр кебек булды. Күпләр Истанбул һәм Анкара мэрларын куярга теләсәләр дә, ахыр чиктә Республика халык партиясе лидеры Кемаль Кылычдароглу сайланды.
«Яхшы партия» рәисе Мерал Акшенер Кемальга каршылыгын беркайчан да яшермәде. Кандидат кем булсын дигән сорауга: «Җиңәчәк кешене сайларга кирәк», – дип әйткәне булды, ул Әкрам Имамоглу яки Мансур Яваш булуын теләде.
Төрек сәясәтчесе Фирдәвес Робинсон сүзләренә караганда, бу кандидатка тукталу юкка гына түгел. Кандидат мэр вазифасыннан китәргә тиеш. «Кылычдароглу Истанбул һәм Анкара белән идарә итү Эрдоган партиясенә күчүен теләмәде. Шуны белеп, Кылычдароглу үз кандидатурасын алга этәрде», – ди ул.
Оппозициянең таркалуын бер генә әйбер саклап калды – ул да булса, Кылычдароглуның, президент булган очракта, Имамоглу һәм Явашны вице-президент итеп куярга вәгъдә бирүе.
Нәтиҗәдә, хәзер кандидат буларак 4 сәясәтче теркәлгән:
1) Илнең хәзерге башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган;
2) «Алтылы өстәл» берләшмәсеннән Кемаль Кылычдароглу;
3) «Ватан» партиясе рәисе Мөхәррәм Инҗе;
4) «Ататөрекләр альянсы» кандидаты Синан Оган.
Эрдоган җиңелергә мөмкинме?
Рәҗәп Тайип Эрдоган соңгы 9 елда президентлык итә, аңа кадәр 11 ел премьер иде. 90нчы елларда исә Истанбул мэры. Хәзер өченче кат президент булырга омтыла. Аңа 69 яшь.
Үз вакытында Рәҗәп Тайип Эрдоган үзәкләштерелгән дәүләт идарәсе системасын төзеде. Ул Төркиянең 2040 елга кадәр үсеш планы төзегән. Төркиядә проблемалар, эчке каршылыклары булса да, Эрдоган пратиясенең 20 еллык тәҗрибәсен дә онытырга ярамый.
2011 елда Төркия дөньядагы икътисад буенча 17нче урында иде, үсеш темплары «зур егермелек» илләре арасында иң зуры булды. Эрдоган 2023 елга көчле икътисадлы илләрнең унлыгына керергә сүз бирде. Әмма Төркия максатыннан ергайды гына. Илдә икътисади кризис дәвам итә. Ризыкларга һәм транспортка бәя артып тора. Моның сәбәбе итеп Эрдоган төзегән системаны атыйлар.
Мигрантларның күп булуы да каршылык тудыра. Илдә сириялеләр генә 4 млн кеше. Төрекләр исә аларны бик яратып бетерми. Соңгы елларда Украина һәм Россиядән күпләп күченеп килүләр, шул сәбәпле фатирларга, арендага бәяләр зур тизлек белән арту да халык арасында киеренкелек уятты.
Шулай ук Эрдоганның консерватив-дини карашларын кабул итмәүчеләр бар.
Шуңа карамастан, күп аналитиклар Эрдоганның җиңелүе мөмкин түгел, дип саный. Моның ике сәбәбен атыйлар – президентның авторитеты һәм сайлау процессының бик үк гадел булмавы. Имеш, җиңелгән очракта да, аның яклы судьялар һәм чиновниклар оппозициягә җиңәргә бирмәс һәм нәтиҗәләрне гамәлдән чыгарырга мөмкин.
Төркиядәге «Хөррият» газетасы: «Күпчелекнең Эрдоганны сайлау ихтималы зур», – дип яза. Шәрык илләрен өйрәнүче фәнни хезмәткәр Амур Гаджиев: «Эрдоганның рейтингы җир тетрәүдән соң күтәрелгән»,- дип саный.
Әмма җир тетрәүне, киресенчә, Эрдоганның позицияләрен төшерде, дип караучылар да бар.
Җир тетрәүнең сайлауларга тәэсире
6 февральдәге көчле җир тетрәүдән соң (49 мең кеше һәлак булды), Рәҗәп Тайип Эрдоганга үзенең агиткампаниясен үзгәртергә туры килде.
Оппозиция Эрдоганга каршы дәгъвалар белдерде, халыкның да күбесе моны хуплый. Җир тетрәүдә 50 меңнән артык йорт җимерелде, Эрдоганның оппонентлары моны дәүләтнең шәһәрләр төзү сәясәтендә ялгышлары, төзелешкә рөхсәт бирүдә тиешле контроль булмау, төзелеш нормаларын бозу белән аңлата. Шулай ук коткару эшләрен тиз һәм җитәрлек дәрәҗәдә оештырмау, бәла булган урыннарга ашыгыч рәвештә армияне җибәрмәүдә гаеплиләр. Гомумән алганда, «хәзерге хакимият коррупцияле, булдыксыз» дип белдерә оппозиция.
Президент халык белән аралашуның башка төрен сайлады. Ул гаебен таныды -Төркия тарихында болай булганы юк иде. Җир тетрәүдән соң берничә көн узгач, Рәҗәп Тайип Эрдоган туры эфирда халыктан гафу сорады. Ил башлыгының бу адымы матбугат чараларында киң чагылыш тапты һәм сәяси хәлләргә тәэсир итте.
11 өлкәне торгызыр өчен,йөзләгән миллиард доллар акча кирәк булачак. Төркиянең бу кадәр буш акчасы юк, хәзер бөтен булган ресурслар йортларны торгызуга һәм зыян күрүчеләргә социаль түләү өчен юнәлдерелгән.
Җитәкчелек эшмәкәрләрдән, чит илләрдән төзекләндерү эшләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Җир тетрәүдән калган җимерекләрне төзекләндерү, ачулы халык белән эшләү таләп ителгән катлаулы вәзгыятьтә оппозициянең әлеге бурычны үз өстенә алырга теләве икеле, диючеләр бар. «5 ел көтәргә һәм җайлырак вакытта килеп утырырга да була бит», дип уйлаучылар бар. Эрдоган исә олыгаюы, партиядә каршылыклар килеп чыгуы, халык тәнкыйте артуы, дәүләт системасының камил булмавы сәбәпле, ул вакытка опозицияләрен хәйран гына югалтырга мөмкин.
Кемаль Кылычдароглу – көчле оппонентмы?
Кемаль Кылычдароглуга 74 яшь. Соңгы 13 елда ул – Республика халык партиясе рәисе. Белеме буенча икътисадчы, бу өлкәдә эш тәҗрибәсе зур. Эрдоган белән канәгать булмаган төрекләрнең күбесе аны сайларга исәпли.
Халыкта Кемаль Кылычдароглуны коррупциягә каршы көрәшче буларак беләләр. Дискуссияләрне тыныч алып баруы белән дә билгеле. Шул сәбәпле һәм йөзе белән охшаш булуы да сәбәпле, Кылычдароглуны «төрек Махатма Гандие», «Ганди Кемаль» дип тә атыйлар. Дөрес, үз-үзен тыныч тотуы кайвакыт комачау да итә – Эрдоган кебек көчле көндәшләре белән фикер алышканда ул югалып кала.
Кылычдароглу сайлауларга зур вәгъдәләр белән бара. Гыйнвар ахырында «Алтылы өстәл» 250 битлек документ чыгарды, анда илдәге хәлне үзгәртү буена конкрет тәкъдимнәр язылган.
Оппозиция кеше хокуклары һәм ирек өчен көрәшергә, коррупцияне туктатырга, тышкы сәясәтне Көнбатышка юнәлдерергә, НАТО союзниклары белән каршылыкларны бетерү өчен, Эрдоганның икътисади сәясәтеннән баш тартырга, сүз иреген булдырырга сүз бирә. Ә иң мөһиме – конституцияне үзгәртергә.
«Алтылы өстәл» Төркиянең парламент системасына кайтуын һәм 2017 елда кертелгән үзгәрешләрдән баш тартуын тели (ул вакытта президентка өстәмә вәкаләтләр бирелгән иде).
Бер яктан, Кылычдароглуның вәгъдәләре халыкны кызыктырырлык, әмма төрки җәмгыять үзенчәлекле, катлаулы, шуңа ашыгыч нәтиҗә ясавы кыен.
Инҗе җиңсә ни була?
Президентлыкка өченче кандидат Мөхәррәм Инҗе – физика укытучысы, мәктәп директоры һәм сәясәтче.
Ул 2 тапкыр Халыкчан республика партиясе башлыгы булырга теләде – җиңә алмады, 2018 елгы сайлауларда Эрдоганга җиңелде.
2021 елда исә, «хәзерге хакимият һәм оппозиция Төркиянең чәчәк атуына китерми» дип, үзенең «Ватан» партиясен төзеде. Ул: «төрек халкы милли кемализм моделенә кайтырга тиеш»,- дип саный. Мөхәррәм Инҗе Төркияне заманча милли дәүләт итеп үзгәртергә сүз бирә. Бу карашлары яшьләрне аеруча җәлеп итә. Инҗе, аларның игътибарын җәлеп итәр өчен, хәтта социаль челтәрләрдә биеп төшкән видеосын да урнаштырган.
Синан Оган бәйсезлек яклы
55 яшьлек Синан Оган тумышы белән Әзербәйҗаннан. Ул анда күп еллар эшләгән, фәнни хезмәт белән шөгыльләнгән.
2011 елда Синан Оганны Төркиядә Милли хәрәкәт партиясе депутаты итеп сайлыйлар 2015 елда «бәйсез эшчәнлеге» өчен куылса да, кабат кайтуга ирешә. Һәм кабат шул ук сәбәп белән куыла.
Шулай да Оган сәяси карьерасын туктатырга җыенмый һәм президент булачагына ышана.
«25 процент сайлаучылар әле кемгә тавыш бирәсен белми. Алар кемне сайлар? Мине. Эрдоганга да, Кылычдароглуга да каршы булган кешеләр бар, алар мине сайлаячак», – ди ул.
Оганның партиясе башкалардан тулысынча бәйсез булуы белән аерылып тора. Ул инвесторлардан акча алмый. Шуңа күрә, ул төрек халкы мәнфәгатьләрен кайгыртачак, ди аның тарафдарлары.
Көрдләр
Төркия парламентында «Халыкларның демократик партиясе» – өченче урында. Бу – «сул» юнәлештәге, этник азчылыкларны, шул исәптән, көрдләрне яклый торган партия. Көрдләр – үз илләре булмаган иң зур халык. Алар Төркиядә, Гыйрак, Иран, Сириядә яши. Төркиядә 15 миллион көрдә яши, алар 15-23 процент тирәсе. Бу партиянең депутатларын инде террорчылыкта гаепләп утырттылар да. Элекке лидер Селахаттин Демирташны 2016 елда «Көрдестанның эшче партиясе» белән бәйләнештә гаепләп кулга алдылар.
Партия таралу чигендә тора, 12 майда Конституция суды аны юкка чыгарырга мөмкин. Демократик партия оппозиция эшчәнлегендә катнашмаса да, нәкъ менә аларның фикере сайлауга нәтиҗә ясарга мөмкин. Чөнки демократик партия теләктәшлек күрсәтмәсә, оппозиция беренче турда 50 процент җыя алмаячак, дигән сәясәтче Синан Ульген.
Кылычдароглу демократик партия белән очрашырга вәгъдә биргән.
«Тудей Заман» төрек газетасының элекке баш мөхәррире Бюлент Кенеш әйтүенчә, Эрдоган бернинди карар кабул итә алмасын өчен, оппозиция 15 процент аерма белән җиңәргә тиеш. «Кылычдароглу – идеаль кандидат, ул көрдләргә дә ярый һәм аларга карата гадел сәясәт алып барырга мөмкин», – дигән Кенеш.
«Россия шок хәлендә калырга мөмкин»
«Төркиядә Россия ысуллары белән эшләү мөмкин түгел, – ди яңа Төркияне өйрәнү Үзәге директоры Юрий Мавашев, – монда бөтенләй башка халык, сәяси культура. Россия мисалында берәр ни эшләнсә, халык урамга чыгачак, һәм йөзләгән генә түгел, миллионлаган кеше булачак. Аларга кем каршы торыр? Полиция хезмәткәрләренең күбесе – Ататөрек партиясе яклылар. Алар халыкка каршы тормаячак. Эрдоган да моны аңлый һәм сак эш итә».
Сайлаулар Төркия белән Россия арасындагы нинди элемтәләргә тәэсир итәргә мөмкин соң?
Беренчедән, икътисади элемтәләр. Төркия Россия өчен әһәмиятле икътисади партнер. Сәяси элемтәләр һәм дөньякүләм мөнәсәбәтләргә дә тәэсир итүе бар.
«Төркиянең НАТО әгъзасы булуын Россиянең исенә төшерәчәкбез. Билгеле, тигез мөнәсәбәт эзләрбез, ләкин моны оныттырмабыз», – ди оппозициянең тышкы сәясәт киңәшчесе Унал Чевикез «Сәяси» газетасындагы интервьюсында. Ул Төркиянең Россия белән Украина арасында арадашчы булуын һәм «ашлык килешүе» дәвам итәчәген дә искәртте.
Кылычдароглу җиңсә, Төркия Финляндия һәм Швециянең НАТОга керүенә дә каршы булмаячак.
Төрек журналисты, рус-төрек мөнәсәбәтләре белгече, сәясәтче Хакан Аксай: «Көнбатыш турыдан-туры Путин белән сөйләшә алмаганда, Эрдоган арадашчы ролен үти алды. Сүз, әлбәттә, ашлык сату турында гына түгел. Мөгаен, Эрдоган, үзе – уртада, ә ике ягында Путин белән Зеленский басып торган фото турында хыялланадыр... Тышкы сәясәте белән Эрдоганның алга китеше булса да, халык моны белеп бетерми, бик күзәтеп бармыйлар, һәм бу сайлауларга тәэсир итмәс», – дигән фикердә.
Кыскасы, оппозиция җиңсә, икътисади элемтәләр өзелмәс, әмма сәяси яктан мөнәсәбәтләр хәзергечә булмаячак.
«Эрдоган җиңелсә, Россия өчен шок булачак. Чөнки ул моңа әзер түгел. Әмма вакыт! Оппозиция җиңәргә, һәм Төркия хакимияте май аенда үзгәрергә мөмкин», – ди белгеч Хакан Аксай.
Төрек сәясәтчесе Мәхмәт Әмин Икбаль Дюрре сүзләренчә, Кылычдароглу җиңсә, Төркия Көнбатышка тартылачак. «Икътисади кризистан чыгар өчен, алар белән озак елларга барырлык килешүләр төзеләчәк. Россия белән элемтәләр суыначак, чөнки хәзер алар күбрәк Эрдоган белән Путинның шәхси мөнәсәбәтләренә бәйле», – ди ул.
Нәтиҗә итеп, шуны әйтергә була: бүген Төркия сайлауларында җиңәрлек 2 көчле кандидат бар – Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Кемаль Кылычдароглу.
Эрдоган җиңү ихтималы күбрәк дигән фикердә калырга була. Һәм бу Россия җитәкчелеге өчен дә иң уңай күренеш булыр иде. Әмма төрек халкының холкын белеп булмый.
Сайлауларга кадәр 1 ай вакыт бар – ул арада нидер үзгәрмәс, дигән гарантия юк. Безгә исә яңалыкларны күзәтеп барырга кала.