news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус һәлакәткә очраган

news_top

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус әйләнеп капланган. SHOT телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, ял итүчеләр Анталья аэропортыннан Сиде шәһәренә бара торган булган.

Якынча белешмә буенча, Россиядән килгән 18 кеше һәм автобус йөртүчесе зыян күргән. Салонда Россиядән килгән 25 кеше булган.

Телеграм-канал мәгълүматларыннан күренгәнчә, автобус йөртүчесе идарәне югалта һәм Гюндогду районында Мостафа бәй бульварында юл кырыена төшеп китә һәм шундагы теплицага барып бәрелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2025
    Исемсез
    Турист булып йөрүнең кызыгы бетте. Юлга чыгып киткәнче кайтырыңны уйла.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар