news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә Россия туристлары утырган автобус авариягә очраган

news_top
Төркиядә Россия туристлары утырган автобус авариягә очраган
https://pixabay.com/

31 майда Төркиянең Кемер шәһәре янында туристлар утырган автобус авариягә очраган. Автобуста Россиядән килгән кешеләр булган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Автобус ике агачны һәм фонарь баганасын аударган. Биредә барлыгы 12 кеше имгәнгән, шуларның унбере Россиядән килгән турист. Салонда 15 кеше булган, алар кунакханәләрдән Демре шәһәренә барырга чыккан. 

Автобус йөртүчесе идарәсен югалткан, юлны бүлә торган полосага чыккан һәм баганага бәрелгән.

 

Имгәнгән кешеләрне хастаханәгә илткәннәр. Якынча белешмә буенча, алар җиңелчә зыян күргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар