«Төркиядә кыйбатлы эксурсияне бушлай карадык»: Антальяның иң матур 5 урыны (лайфхак)
Төркиянең Анталья шәһәре, нигездә, диңгез буенда ял итү урыны буларак кына таныш. Шул ук вакытта, ул үзенең меңьеллык тарихын һәм борынгы матурлыгын саклап кала алган гаҗәеп олы бер ядкәр дә булып тора. Биредәге ялны мәдәни ачышлар һәм үткән заман мохите белән дә тулыландырырга мөмкин.
Быел миңа да Антальяда булып, бу гүзәл шәһәрне үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. Гадәттә, туристлар бу якларны отель эчендә генә, «барысы да кертелгән» (all inclusive) системасы буенча тынычлап ял итү өчен сайлый. Иртәдән кичкә кадәр диңгез буенда яки бассейн тирәсендә яту, билгеле, рәхәт, әмма шәһәр үзәгендә бөтенләй башка дөнья яшеренгән!
Отель территориясеннән чыгып, шәһәр автобусына утырып, күп дигәндә 30-40 минут баргач, сез моңарчы бер дә күрмәгән гаҗәп матур, тарихи урыннарга барып чыга аласыз. Иң мөһиме – бу гүзәллекне бөтенләй бушлай карарга була.

Юл чыгымы – шәһәр автобусы бәясе – 50 лира, безнең акча белән 81 сум. Шушы 5 урынга ничек барып җитәргә: «Яндек карты»га барырга теләгән урынны язасыз да, ул сез урнашкан җирдән ничек, кайсы автобус белән барып булганны, кайсы тукталышта утырып, кайсында төшәсен – барысын да күрсәтә. Иң мөһиме – телефонда шушы навигаторыгыз булсын. Сүз уңаеннан, навигатор интернетсыз да эшли, бары тик «геолокация»не кабызырга онытмагыз.
Акчаны янга калдыру лайфхагы: Отельгә беркетелгән гидлар яисә кунакханә тирәсендәге турфирмалар Анталья буенча экскурсияләрне бер кешегә 50 евродан тәкъдим итә. Берничә кешелек гаилә өчен бу шактый зур сумма килеп чыга. Ә без бу тарихи урыннарны мөстәкыйль рәвештә йөреп карадык. Нәтиҗәдә, акчалар да янга калды, вакытны да үзебезчә планлаштырдык, фотоларга да ашыкмыйча гына, соклана-соклана гына төштек.
Антальяда нинди тарихи һәм матур урыннарны бушлай карап була? Үз тәҗрибәмнән чыгып әзерләнгән берничә файдалы маршрут тәкъдим итәм.
Адриан капкасы
Кояшлы Анталья буйлап сәяхәтегезне аның иң уникаль тарихи ядкәре – Адриан капкасын караудан башларга мөмкин. Төрле бизәкләр, мәрмәр колонналар белән бизәлгән триумфаль аркалар – борынгы архитектураның гаҗәеп үрнәге. Әлеге капка моннан 2 мең ел элек, безнең эраның 130 елында шәһәргә килгән Рим императоры Адриан хөрмәтенә төзелгән.

Борынгы булуына карамастан, капка бүгенге көнгә кадәр яхшы сакланган. Моның сере гади: XX гасыр уртасына кадәр ул шәһәр дивары эченә «яшереп калдырылган» булган.
Сәяхәтчегә киңәш: Бу урында искиткеч матур фотолар ясарга була. Моның өчен туристлар азрак булган вакытта – таң атканда яки кояш баер алдыннан – кичкә табарак барсагыз отышлы. Бүгенге көндә дә бу капка үз функциясен башкара: аркалар аша үтеп, Антальяның борынгы өлеше – Калеичи, ягъни борынгы шәһәргә аяк басачаксыз.
Адресы: Ататөрк урамы, 36/1
Эш графикы һәм бәясе: тәүлек буе, керү бушлай.
Борынгы шәһәрчек – Калеичи
Төрки теленнән тәрҗемә иткәндә, бу исем «кирмән эче» дигәнне аңлата. Монда Рим, Византия, Госманлы чоры корылмалары сакланган. Район ике мең елдан артык элек төзелгән.

Шәһәр картасына күз салсаң, Антальяның бу өлеше заманча районнардан биек таш диварлары белән аерылып тора. Дивар артында – борынгы биналар, лабиринт кебек тар урамнар. Тар урамнарда кафе, сувенир кибетләре һәм кунакханәләр урнашкан.
Калеичи текә кыя өстендә урнашкан, аның астында бүгенге көндә заманча яхталар пристаненә әйләнгән борынгы порт урнашкан. Шәһәр белән тиз арада танышып чыгар өчен Калеичи урамнары буйлап йөрү дә җитә, чөнки биредә 1 көн эчендә карап чыгып була торган төп тарихи объектлар тупланган: сигез кырлы сәгать манарасы, борынгы госманлы биналар, мәчеткә әйләндерелгән рим чиркәве, борынгы хамам һәм, югарыда телгә алган, Адриан капкасы.
Кулчатырлар урамы
Асылынып торган төрле төстәге кулчатырлар белән бизәлгән җәяүлеләр урамы бүген дөньяның күп кенә калаларында бар. Анталья да моннан читтә калмаган. Бу инсталляция туристларны 2013 елдан бирле үзенә җәлеп итә һәм туристларга заманча урам сәнгате үрнәге буларак кызыклы булыр. Адриан капкасыннан 5 минут ераклыкта урнашкан кулчатырлар урамында «Пинтерест»тагы кебек фотоларга төшә аласыз.

Адресы: 2. İnönü Sokak
Бәясе: бушлай.
Дүдән шарлавыклары
Дүдән елгасы (Düden) хасил иткән гаҗәеп матур бу урын Александр Македонский заманыннан ук билгеле, диләр. Легендалар буенча, бөек гаскәр башлыгы үзенең яулары вакытында Дүдән шарлавыклары янында тукталып ял иткән. Елга суы Тавр тауларыннан башланучы җир асты елгасыннан килә.
Бу табигать могҗизасы ике өлештән – Түбән һәм Югары Дүдәннән тора.
Түбән Дүдән шарлавыгы – турыдан-туры диңгезгә коя (дөньяда сирәк була торган шарлавык). Табигать гүзәллеген җирдән күзәтергә яратучылар өчен Дүдән паркында махсус күзәтү мәйданчыклары ясалган. Шулай ук, әлеге шарлавыкны диңгездән – экскурсияләр үткәрә торган яхта яки корабтан да карап була. Анысы инде өстәмә чыгым. Кичләрен исә махсус утлар кабына. Якында гына Анталья аэропорты урнашкан, шуңа күрә 15 минут саен самолетларның аэропортка төшкәнен карап була. Шарлавык, Урта диңгез, чәчәкләр, самолет һәм ай… Бу урыннан тиз генә китеп булмый, чыннан да гүзәл вә мәһабәт күренешләр!
Адресы: Муратпаша районы, Дүдән паркы.
Эш графикы һәм бәясе: тәүлек буе, керү бушлай.

Югары Дүдән шарлавыгы. Ул үзәктән якынча 10 чакрым ераклыкта, куе агачлар һәм текә кыялар эчендә урнашкан. Бу урын җәннәт почмагын хәтерләтә. Биредә су 15 метр биеклектән кечкенә күлгә агып төшә. Су артында яшеренгән мәгарәдә таш баскычлар бар, алар аша туристлар су агымына якын килә ала һәм искитмәле фонда фотолар ясый ала. Югары Дүдән – гаилә белән ял итү, пикниклар ясау өчен бик уңайлы урын.
Кайчан ачык: Җәйге чорда көн саен 08:00-19:30 сәгатьләрдә.
Шәһәрнең йөрәге: борынгы порт
Калеичи районында сакланган борынгы порт – маршрутның төп ноктасы. Шәһәр нәкъ менә шушы 2 мең ел элек нигезләнгән диңгез порты тирәсендә үсеп чыккан. Элек ул сәүдә караваннарын кабул итсә, бүген монда яхталар, круиз лайнерлары һәм балыкчы көймәләре туктала.

Пристань буйлап бик күп кафе-рестораннар урын алган, алардан диңгезгә искиткеч күренеш ачыла. Портта кызыл түбәле, зәвыклы борынгы йортлар сакланган – аларның бер ягы урамга караса, икенчесе ямьле бакчага карый. Биналарның күбесе 1-3 катлы гына, бу исә иске Анталья шәһәренең мохитен тулысынча тоярга ярдәм итә.
Порт буйлап йөргәндә түбәндәге объектларны да күрергә мөмкин: Антальяның Диңгез биологиясе музее, Искеле мәчете, Брон урта гасыр крепость дивары.
Портта 2014 елдан бирле бушлай лифт эшли. Шуның ярдәмендә аска диңгез буена төшкәннән соң, югарыга – шәһәр урамнарына җиңел генә күтәрелергә була. Бу лифтта шулай ук күзәтү мәйданчыклары бар.
Керү: Бушлай.
Казаннан Антальяга ничек барырга?
Россия гражданнары өчен Төркия – иң уңайлы юнәлешләрнең берсе: туристик сәфәр өчен виза кирәкми. Төркия территориясендә чикне узганнан соң 60 көн дәвамында визасыз калырга мөмкин, ләкин чит ил паспортының гамәлдә булу вакыты илгә кергән мизгелдән башлап кимендә 120 көн (4 ай) калырга тиеш.
Казаннан Антальяга туры авиарейслар бар, очу вакыты якынча – 4 сәгать.
Түбән Дүлән шарлавыгы янында. Самолет кайтып бара.
Фото: Зилә Мөбәрәкшина
Музей яратучыларга
Әгәр дә тарих белән тирәнрәк танышырга яисә ялны тагын да эчтәлеклерәк итәргә телисез икән, Антальяның уникаль музейларына юл тотыгыз.
Археология музее. Төркиядәге иң эре музейларның берсе. Ул Рим чорына караган мәһабәт сыннар һәм борынгы Перге шәһәреннән табылган артефактлар коллекциясе белән дан тота.
Ататөрк йорты музее. Бу музей Төркия Республикасына нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрккә багышланган. Биредә аның шәхси әйберләре һәм тарихи документлар саклана.
Суна һәм Инан Кырачның «Калеичи» музее. Борынгы Калеичи районында урнашкан бу урын сезне Госманлы империясе чорының көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм һөнәрчелеге белән таныштырыр.
Уенчыклар музее. Бөтен дөньядан җыелган борынгы, тарихи уенчыклар тупланган бу урын балалар белән сәяхәт итүчеләр өчен менә дигән табыш булыр.
Океанариум һәм балавыз (восковой) фигуралар музее. Биредә дөньядагы иң озын диңгез туннельләренең берсе һәм балавыздан ясалган танылган шәхесләрнең фигуралары галереясы берләшкән.

Хәерле күңелле сәфәрләр булсын!