Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә җир тетрәү:мондый һәлакәтләрдән котылып булмый, тагын кайда җир тетрәргә мөмкин?

6 февраль көнне Төркиядә булган җир тетрәү бөтен дөнья халкын тетрәндерде. Ул соңгы 80 елдагы иң көчле җир тетрәү буларак теркәлде һәм ун меңнәрчә кешенең үлеменә китерде. Галимнәр фикеренчә, мондый геологик процесслардан котылу юлы юк. Ләкин бу – корбаннар санын һәм килгән зыян күләмен киметеп булмый дигән сүз түгел.

news_top_970_100
Төркиядә җир тетрәү:мондый һәлакәтләрдән котылып булмый, тагын кайда җир тетрәргә мөмкин?
Burak Kara / Getty Images

Соңгы 8 елда дөньяда берничә җир тетрәү теркәлде. 2022 елның июнендә Әфганстанда 6,1 балл көчендә булган җир тетрәү нәтиҗәсендә 1100дән артык кеше һәлак булды. 2021 елның җәендә 7,2 балл көчендә булган җир тетрәү 2200 кешенең гомерен өзде. 2018 елда Индонезиядә 7,5 балл көчендәге җир тетрәү теркәлде, анда 4300 кеше корбан булды. Аннан алда Непалдагы табигый афәттә 9 меңгә якын кешенең гомере өзелде. Бу хакта Lenta.ru яза.

Төркия һәм Сириядә җир тетрәү нәтиҗәсендә 35 меңнән артык кешенең гомере өзелде

Төркиядә җир тетрәү аркасында үлүчеләр саны 32 меңгә якынлашты. Сирияне дә кушып санаганда, корбаннар саны 35 меңнән артык. Белгечләр бәяләмәсе буенча, һәлакәттән килгән матди зыян күләме 4 миллиард долларга җитәргә мөмкин.

Бу төбәктә сейсмик активлык турында 2018 елда ук профессор, җир тетрәүләр буенча инженер-геофизик Ахмед Эрҗан фаразлаган иде. 2020, 2021 һәм 2023 елларда Анатолиядә җир тетрәүләр булачак, дигән иде ул.

2033 елдан соң Истанбулда көчле җир тетрәүләр булырга мөмкин

Җирле CNN телеканалына биргән әңгәмәсендә Ахмед Эрҗан, Төркиянең иң зур шәһәре Истанбулда 2033 елдан соң берничә көчле җир тетрәү булырга мөмкин, дип фаразлый. Әгәр һәлакәт соңрак була икән (2045 елда яисә соңрак) куркыныч тагын да көчәячәк, чөнки энергия җыелу масштабы йөзләрчә атом бомбасы белән чагыштырырлык булырга мөмкин. Нәтиҗәдә миллионнарча кешенең зыян күрүе ихтимал. Халыкның тыгыз урнашкан булуы һәм иске йортларның күп булуы куркынычны тагын да арттыра, ди ул.

Мондый табигый һәлакәтләрнең Кырымда булуы да ихтимал. «Әлеге төбәк Төркия белән бер сейсмик пояска керә, шуңа күрә җир асты тирбәнешләре анда да булырга мөмкин», – ди Россия Фәннәр академиясенең җир тетрәүләр һәм математик геофизика теориясе институтының баш фәнни хезмәткәре Александр Горшков.

Мәскәү дәүләт университетының физика факультеты җир физикасы кафедрасы доценты Анна Люсина да шундый ук фикердә. Аның фикеренчә дә, Кырымда җир тетрәүләр булырга мөмкин. «Җир – шулкадәр катлаулы система, һәм табигать шулкадәр үзгәрүчән, хәзер җир тетрәүләр бөтенләй көтмәгән урыннарда да булырга мөмкин. Бу – Кара диңгез акваториясе булганлыктан, барысы да булырга мөмкин», – ди Люсина.

Җир нигә тетри?

Февраль җир тетрәве нәтиҗәсендә корбаннарның һәм җимереклекләрнең шул кадәр күп булуы берничә фактор белән аңлатыла. Монда төп геологик сәбәпләр булып аның урыны һәм вакыты тора. Соңгы җир тетрәүләрдән соң шактый вакыт узган, һәм җир астында зур күләмдә энергия җыелган. Бу исә аның көчен арттырган. Икенче фактор – Төркия дөньядагы иң сейсмоактив зоналарның берсендә урнашкан. Ул җир тетрәүләр ешлыгы буенча Тын океан поясыннан гына калыша.

Барлык җир тетрәүләрнең 90 проценты Тын океан поясына туры килә

Җир тетрәүләр барлыкка килүнең төгәл механизмы әле дә өйрәнелеп бетмәгән. Әмма күпчелек очракта эпиүзәкнең җир өслегеннән 30-40 километр тирәнлектә барлыкка килүе билгеле. Моның сәбәбе – литосфера плитәләренең тиз күчеше һәм эпиүзәктәге токым деформациясе. Төркиядә көчле җир тетрәүнең сәбәбе нәкъ менә Анатолия плитәсенең берничә метрга күчүе булды.

Җир тетрәү көченең масштабы турында әйткәндә, дөньяда төрле сейсмологлар тәкъдим иткән берничә төрле масштаб кулланыла. АКШта – Меркалли шкаласы, Япониядә – Япон метеорология агентлыгы шкаласы, Европа Берлегендә – Европа макросейсмик шкаласы, ә Россиядә Медведев – Шпонхойер – Карник шкаласы. Интенсивлык масштабы, сейсмографлар билгеләгән магнитудадан аермалы буларак, җир тетрәүнең нәтиҗәләрен генә бәяли.

Интенсивлык масштабларының күбесе (Япониядән кала) 12 баллы система белән билгеләнә. 1 балл – ул сейсмик җиһазлар ярдәмендә генә теркәлә, кешеләр моны сизми. 7 балл – таш йортлар җимерелүгә китерә. 12 балл – җир кабыгында зур үзгәрешләр, ярыклар, җимерелүләр белән характерлана, елгалар тайпыла башлый, рельеф үзгәрә, һәм монда бер генә бина да исән кала алмый.

Куркынычны киметү мөмкинме?

Литосфера плитәләре хәрәкәте кебек процессларга йогынты ясый алмаганлыктан, кешелек дөньясы куркыныч янау турында дөрес һәм вакытында хәбәр итә алмый. Җир тетрәүгә йогынты ясаучы күпсанлы геологик факторлар аркасында аның урынын һәм вакытын төгәл белдерә алмыйлар. Сейсмик дулкыннар сәгатенә берничә мең километр тизлек белән хәрәкәт итә, ди белгечләр. Шулай да ел саен әлеге юнәлештә яхшырак нәтиҗәләргә ирешәләр.

Күптән түгел литосфера плитәләренең глобаль картасын яңартканнар. Соңгы тапкыр аны 20 ел элек – 2003 елда тулыландырган булганнар, өстәвенә, ул чакта модель күбесенчә зур участоклардан торган. Хәзер галимнәр микроплитәләрнең хәрәкәтен җентекләп ясаган. Бу төгәллек плитәләр хәрәкәтен җир тетрәүләрнең 90 процентында һәм вулкан атылуларның 80 процентында күзәтергә мөмкинлек бирә. Чөнки мәгълүматлар күбрәк булган саен, фараз тагы да төгәлрәк булачак, дип ышандыралар.

Соңгы елларда заманча технологияләргә басым ясала. Кырым астрофизик обсерваториясе (КрАО) белгечләре якын арада көтелгән җир тетрәүне ачыклауның яңа ысулын тәкъдим иттеләр. Моны җир тетрәү алдыннан формалаша торган геомагнит кырларындагы үзгәрешләрне теркәү нигезендә билгеләү тәкъдим ителә. Технология 3000 километрга кадәр мәйданны үз эченә ала.

Әлеге максатлар өчен ясалма интеллект технологияләре дә кулланыда. RIKEN фәнни фаразлау лабораториясендә алдан хәбәр итү системасын эшлиләр. Технология диңгез төбен мониторинглау өчен сенсорлар белән җиһазланган 150 диңгез станциясенә нигезләнгән, нейрочелтәрләр секундлар эчендә мәгълүматны эшкәртеп, белгечләргә һәм халыкка вакытында хәбәр итүне күз алдында тота. Нәтиҗәдә, кешеләрнең табигый бәла-казалардан качу өчен күбрәк вакыты булачак.

Сейсмик активлык картасы. 

Фото: Җир физикасы институты 

Җир физикасы институты картасыннан чыгып караганда, Россиядә иң куркыныч төбәкләр – Камчатка, Курил утраулары, Сахалин, Бурятия, Тыва, Алтай, Кавказ. Япония, Иран, Пакистан,Төркия, Греция, Италиянең зур өлеше – сейсмик куркыныч зонада. Ә Американың бөтен көнбатышында җир тетрәүләр булып тора.

Төркиядәге җир тетрәүдән соң АКШ сейсмологлары Калифорниядә җир тетрәве мөмкин дип яза. Соңгы тапкыр куркыныч җир тетрәү 1906 елда булган. Хәзер исә Лос-Анджелеста булуы ихтимал. 

Җир тетрәү вакытында зыян зур булмасын өчен иң мөһим әйберләрнең берсе – йортларны нык итеп төзү. Гадәттә бер елга 8 баллы 1-2, 10-14 7 баллы җир тетрәү була. Әмма аларның кеше күп яшәгән урында булуы һәм җимергеч булуы еш күзәтелми. Әгәр хәзер Төркия «тынычланса», чираттагы шундый җимергеч җир тетрәү 20 елдан соң булырга мөмкин, дип яза Лайф.ру.

СССР заманында җир тетрәүне контрольдә дә тотарга өйрәнә башлаган булганнар. Россия фәннәр академиясенең космик тикшеренүләр институты фәнни хезмәткәре Сергей Пулинец әйтүенчә, көчле җир тетрәү булмасын өчен, җир астындагы көчәнешне чыгарыр өчен «вак-төяк» җир тетрәүне китереп чыгара торган булганнар. Бишкәк шәһәрендә шундый җиһаз әлегә кадәр эшли икән.

Ә Кырым астрофизик обсерваториясе тикшеренүләре буенча да, Евразия литосфера плитәсе төньяк-көнчыгышка күченә икән. Бу исә Кырымга тәэсир итәргә һәм җир тетрәү китереп чыгарырга мөмкин.

Лента.ру сайтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100