Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә җир тетрәгән: «Караватның тирбәлүенә уянып киттем»

news_top_970_100

Бүген төнлә Төркиянең көнбатышындагы Дүрҗе шәһәрендә 6,1 магнитудалы җир тетрәве булган. Ул тетрәүнең үзәгеннән 230 километр ераклыктагы Әнкара һәм Истанбул шәһәрләрендә дә сизелгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә Әнкарада яшәүче журналист Эльмира Исрафилова-Тейран яза. 

«Төнлә безне селкетеп алды. Караватның тирбәлүенә уянып киттем. Ишек шыгыр-шыгыр килде. Торып, сәгатькә карадым – 4.08. Иремә эндәштем: «Җир тетрәде». Ул йокы аралаш «ярар» диде. Телефоннан хәбәрләрне карамакчы булсам, интернет юк булып чыкты. Баксаң, бездән шактый ерактагы Дүзҗә шәһәрендә җир тетрәгән. Анкара белән Истанбулда да сизелгән. 

Җир астыннан барлыгы 70 төртү булган. Мин иң беренчесен генә сиздем. Үлүчеләр юк, яраланучылар 35», – дип яза ул. 

Җырчы Лилия Хәйруллина да бүгенге көндә Истанбул шәһәрендә сәяхәттә. Ул исә: «Җир тетрәве бездә дә сизелгән. Тик мин берни ишетмәдем, йокладым», – дип яза сторисларында. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100