news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә җир тетрәгән

news_top

Бүген иртән Төркия башкаласы Анкарада сизелерлек җир тетрәү булды, дип хәбәр иткән РИА Новости хәбәрчесе.

Чанкай районында, телевидение бинасы янында урнашкан берничә йортта яшәүчеләр җир асты тетрәүләрен тойган.

Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD) мәгълүматларына караганда, җир тетрәү Анкараның Этимесгут районында 3,2 магнитуда белән теркәлгән.

Җир тетрәү 4,68 километр тирәнлектә булганлыгы ачыкланган.

Кичә Төркиядә 6,1 магнитудалы җир тетрәү булган, 10 торак бина җимерелгән. Бер йорт хәрабәләреннән 4 кешене коткарганнар. Бинада барлыгы 6 кеше булган. Җир тетрәү эпиүзәге Сындыргы районында 11 км тирәнлектә булган, дип яза ТАСС.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар