news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә азат ителгән Екатерина ташлап калдырган баласын кире кайтарырга тели

news_top

Төркия аэропортында яңа туган баласын ташлап калдырган Россия кешесе Екатерина Б. Анталья суды карары белән азат ителгән. «İHA» агентлыгына белдергәнчә, ул баласын кире кайтарырга һәм аны Россиядә тәрбияләргә өметләнә. Бу хакта РИА «Новости» яза.

Антальяда аеруча авыр җинаять эшләре буенча суд Екатеринаны якын туганын үтерергә маташкан өчен февраль аенда 15 елга хөкем итте. Баланың әбисе Еленаны акладылар. Антальяның апелляция суды Екатеринаны азат итү турында карар чыгарды, дип хәбәр итә «İHA» агентлыгы.

Соңрак Екатерина аэропортта калдырып киткән кыз баланы Россиягә кайтардылар, дип хәбәр итте Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова.

«Мин бик тә кызымны алырга телим. Аны Россиядә үзем үстерәчәкмен», – дигән Екатерина. Бу турыда «İHA» агентлыгы яза.

«Мин бәдрәфтән чыктым һәм кызымны алырга теләдем. Әмма мине тотып алдылар һәм полиция участогына алып киттеләр», – дип сөйләгән Екатерина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар