news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә авариягә очраган автобуста Россия туристлары зыян күргән

news_top

Төркиянең Аланья шәһәрендә автобус юл һәлакәтенә очрагач, Россия туристлары зыян күргән. Бу хакта Россиянең Антальядагы генераль консуллыгында хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

«Мәгълүматларга караганда, Аланья шәһәре тирәсендә 2 автобус бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар буенча, аларның берсендә Россия туристлары булган. Зыян күрүчеләр дә бар. Россиянең Антальядагы генераль консуллыгы Төркия ягы белән бергә бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый һәм зыян күргән Россия кешеләренә ярдәм итәргә әзер», – дип хәбәр итә дипломатлар.

Туристлар утырган автобус Аланьяда D400 трассасында маршрутка белән бәрелешкән, 15 кеше зыян күргән, 2се авыр хәлдә, дип хәбәр иткән иде IHA агентлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар