Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә алдагы биш елда ил белән идарә итәчәк президентны һәм 600 депутатны сайлыйлар

news_top_970_100

Төркиядә сайлау участоклары ачылды, анда президент һәм парламент сайлаулары уза. Бу хакта «Татар-информ» РИА Новости агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Гражданнар якындагы 5 елда ил белән идарә итәчәк президентны һәм парламентның 600 депутатын сайлаячак.

Югары сайлау комиссиясе (YSK) мәгълүматлары буенча, 81 провинциядә 190 меңнән артык урна куелган. Төркиядә яшәүче 60721475 кеше тавыш бирү хокукына ия, аларның күбесе хатын-кыз (30,7 миллионнан артык).

5 миллионга якын кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк, ә икенче тур булса, 28 майга тавыш бирүчеләр саны 47,5 меңгә арта.

Участоклар 17:00 сәгатькә кадәр ачык булачак, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100