Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә 21 көн хәрабәләр астында яткан ат исән калган – видео

news_top_970_100

Төркиядә 3 атна чамасы элек булган җир тетрәүдән калган хәрабәләрне актару дәвам итә. Бу юлы җимерекләр арасыннан тере ат тапканнар. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.

21 көн буенча ашамыйча, эчмичә, плитәләр арасында тар аралыкта торган ат исән. Ул, иреккә чыккач, үзе ташлар арасыннан китеп бара.

Атны ветеринарларга тапшырганнар. Хәзер хайванны дәвалаячаклар.

  • 6 февральгә каршы төндә Төркиядә 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Соңгы белешмә буенча, 44 374 кеше һәлак.
  • «Табиблар үлүен раслый». Төркиядә хәрабәләр арасыннан табылган ир-ат җирләгәндә терелгән, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100