Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә 20 елга беренче тапкыр җирле сайлауларда оппозиция партиясе җиңгән

news_top_970_100

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган үзенең «Гаделлек һәм үсеш» партиясе муниципаль сайлауларда теләгән нәтиҗәләргә иреш алмавын әйтте. 20 елга беренче мәртәбә оппозицион «Халык-республика» партиясе идарә итүче партияне узып китә. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

«Кызганыч, без муниципаль сайлауларда үзебез теләгән һәм өметләнгән нәтиҗәгә ирешә алмадык», – дигән Эрдоган Анкарадагы тарафдарларына.

Рәҗәп Тайип Эрдоган фикеренчә, халык сәясәтчеләргә үз позициясен сайлаулар аша җиткерә, һәм тавыш бирү нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, төрек демократиясе җиңүче булды. Президент тавыш бирүләрнең җитди гадәттән тыш хәлләрсез генә төгәлләнүен әйтте. Аның сүзләренчә, бу – «бетү түгел, ә борылыш этабының башы». Дәүләт башлыгы якындагы 4-5 елда аның партиясе илнең мөһим проблемаларына игътибар итәчәк дип белдерде.

Протоколларның 93 процентын исәпләгәннән соң, муниципаль сайлауларда «Халык-республика» партиясе 37,4 процент, идарә итүче «Гаделлек һәм үсеш» партиясе 35,7 процент тавыш җыйган. Сайлау нәтиҗәләре буенча, өч иң зур шәһәр – Анкара, Стамбул һәм Измир мэрлары үз вазифаларында кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100