Төркия Украинада Байрактар очкычларын ясый торган заводын 1,5 елда төзеп бетерергә җыена
Төркиянең «Байкар» заводы Украинадагы төзелешенә 100 миллион доллар акча кертәчәк. Бу завод пилотсыз оча торган Байрактар аппаратлары ясый. Фирманың генераль директоры Халук Байрактар шул турыда белдергән, дип яза «РИА Новости».
« … якынча 100 миллион доллар инвестицияләргә, һәм процесс башланып китте. Төзелеш инде башланган. Аны тәмамлау өчен якынча 1,5 ел кирәк булачак», – дигән ул.
Төркиядәге илче Василий Боднар 2022 елның августында Төркиянең Baykar компаниясе Украинада Bayraktar дигән пилотсыз очкычлар җитештерү заводы төзиячәген әйткән иде. Аның сүзләренчә, фирма моның өчен җир участогы сатып алган инде. Baykar компаниясе Киев өлкәсендә завод концепциясен тәкъдим иткән. Халук Байрактар белдергәнчә, Украинада Baykar үзәгенең гомуми мәйданы 30 мең квадрат метрдан артык булачак, ә җирле инженерлар һәм техниклар саны 300дән артык тәшкил итәчәк.