news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркия Украина конфликты буенча ике як белән дә сөйләшүләр алып барырга әзер

news_top

Төркиянең тышкы эшләр министры Хакан Фидан илнең Украина конфликты буенча сөйләшүләр алып барырга әзер булуын белдерде. Бу хакта «RT на русском» сайты хәбәр итә.

«Безнең фикер үзгәрмәде. Төркия яклар белән сөйләшү уздырырга теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер», – дип яза Хакан Фидан сүзләрен ТАСС.

Төркиянең Тышкы эшләр министры әйткәнчә, бу этапта илләрнең хәрби хәрәкәтләрне туктату кирәклеге белән килешүе күренә.

Алдарак Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 2025 елда Украинада озак вакытлы тынычлык тәэмин итүгә өметләнүен белдергән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар