news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркия суды Эльвира Мадиярованы Россиягә тапшыру турында карар чыгарды

news_top

Истанбул суды Казанда телевидение алып баручысы булып эшләгән Эльвира Мадиярованы Россиягә тапшыру турында карар кабул итте. Мадиярова Frendex финанс пирамидасы эше буенча Төркиядә кулга алынган иде. Бу хакта ТАССка Мадиярованың адвокаты Джандаш Гюрол хәбәр иткән. Яклау ягы бу карарны шикаять итәргә ниятли.

Юрист сүзләренчә, җирле суд карары халыкара нормаларга да, Төркия законнарына да каршы килә. Ул искәрткәнчә, баштарак Төркия Югары суды экстрадиция турында карарны гамәлдән чыгарган иде, ә быел октябрьдә Кассацион суд тапшырудан баш тарту турында карар чыгарды.

Гюрол Төркиянең Югары һәм Конституция судларына апелляция бирәчәк. Адвокатлар фикеренчә, Мадиярова Frendex эше буенча зыян күрүче булып санала, ә аның гаепле булуына дәлилләр җитәрлек түгел.

Яклау ягы гаилә хәленә дә игътибар юнәлтә: Мадиярова Төркиядә 2021 елдан бирле ире һәм 2 баласы белән бергә яши, ә аны экстрадицияләү «гаиләнең бердәмлегенә җитди зыян салачак» дип саный адвокат. Әгәр тапшыру хөкем ителүчегә яки аның якыннарына зур зыян салырга мөмкин икән, Төркия законнары тапшырудан баш тарта ала, диде ул.

Эльвира Мадиярованы 2025 елның февралендә Төньяк Кипрдан кайткач, Истанбулда шәхесне раслый торган ялган документлар белән чикне узарга маташканда тоткарладылар. Кулга алынганнан бирле ул Бакыркей районында хатын-кызлар төрмәсендә утыра. 5 мартта Россия Юстиция министрлыгы аны экстрадицияләүгә рәсми сорау юллады, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар