Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия Президенты Эрдоганның төп көндәше Фәтхуллаһ Гүлән Америкада вафат булган

news_top_970_100

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның төп көндәше һәм FETO төрек оппозиция оешмасы башлыгы Фәтхуллаһ Гүлән вафат булган. Бу хакта «Herkul» басмасына сылтама белән «Лента.Ру» сайты яза.

83 яшьлек Гүлән 1999 елдан бирле АКШта яшәгән һәм шунда вафат булган. Ул озак вакыт авырган, хастаханәдә яткан, тик аның гомерен саклап кала алмаганнар, диелә хәбәрдә. Гүләннең үлемен аның туганнан туганы Эбуссеме Гүлән раслаган. Аның сүзләренчә, ул 20 октябрьдә Пенсильвания клиникасында үлгән.

Фәтхуллаһ Гүлән – төрек җәмәгать эшлеклесе һәм ислам диненә өндәүче. Ул белем бирү, хәйрия оешмалары, медиа-компанияләр һәм башка проектларын үз эченә алган «Хизмет» хәрәкәтенә нигез салган. Гүлән идеологиясе динара диалогны, толерантлыкны һәм мәгариф реформаларын хуплаудан гыйбарәт була.

2016 елның 15 июлендә Төркиядә дәүләт перевороты омтылышы була, һәм аны оештыруда төрек хакимияте Гүләнне гаепләде. Ул әлеге хәлгә үзенең катнашы булуны инкарь итте.

Алдарак төрек матбугаты 2021 елның 17 ноябрендә Гүләнне агулауларын да хәбәр итте. Әмма соңрак FETO төрек оппозиция оешмасы башлыгының үлеме хакында мәгълүматны кире кактылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100