Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия парламентында депутатлар күмәкләп сугышкан – видео

news_top_970_100

Төркия парламентында бюджет турында фикер алышканда депутатлар сугышкан. Фикер алышу 2 көн барган, закон чыгаручылар, нервыларына чыдый алмыйча, күмәкләп сугышкан, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Башта алар талашкан, аннары йодрыкларын эшкә җиккәннәр. Бер депутат җитди имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Парламент эшендә тәнәфес игълан иткәннәр.

Төркия парламентында сугыш очраклары яңа күренеш түгел. 2021 елның декабрендә идарә итүче партия депутатлары белән оппозиция вәкилләре сугышкан булган. Ул чакта да низаг бюджет кабул иткән чакта башланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100