Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия оппозициясе Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга җыенуын белдерде

news_top_970_100

Төркия оппозициясе Россия белән0 мөнәсәбәтләрне яхшыртырга һәм ике яклы мөнәсәбәтләрнең кайбер проблемаларын диалог аша хәл итәргә ниятли, дип белдерде Халык-республика партиясе (CHP) җитәкчесе һәм Төркия Президентына кандидат Кемал Кылычдароглуның урынбасары Огуз Салыджы. Моны РИА Новости яза.

«Без Россия белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклау кирәк дигән фикердәге партия <...> һәм барлык күршеләр белән дә... бездә Россия белән проблемалар бар, әмма без аларны диалог аша хәл итәргә һәм мөнәсәбәтләрне яхшырак дәрәҗәгә җиткерергә телибез», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Кылычдароглу командасы Мәскәү белән дәүләтара һәм ведомствоара дәрәҗәсендә үзара элемтә урнаштырырга җыена. Шулай ук Япония, Кытай, АКШ һәм Европа союзына кергән 27 ил турында да сүз бара.

«Без хезмәттәшлеккә ачык: товар әйләнешен арттыра алабыз, туризм секторы безнең өчен зур әһәмияткә ия. Төбәкнең үсеше өчен кирәк булганның барысын да дәвам итәргә әзербез. Тагын, без Россия белән мөнәсәбәтләргә алдан ук тискәре карашта түгел», – дигән Салыджы.

Кичә Төркия Президентына кандидат Кемаль Кылычдароглу Россияне республикадагы «сайлауларга тыкшынмаска» чакырган иде. Кремль вәкиле Дмитрий Песков, бу сүзләргә карата фикер белдергәндә, Мәскәүнең башка дәүләтләрнең эчке сәясәте һәм электораль процессларына кысылмавын әйтте.

Төркиядә президент һәм парламент сайлаулары 14 майда үтәчәк. Әгәр кандидатларның берсе дә 50 процент тавыш җыймаса, дәүләт башлыгын сайлауның икенче туры 28 майда узарга тиеш. Президентлыкка төп ике кандидат бар: хәзерге лидер Рәҗәп Тайип Эрдоган, җиде оппозиция партиясеннән Кемаль Кылычдароглу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100