Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия Израильне бәдәвиләр авылындагы мәчетне җимерүдә гаепли

news_top_970_100
Төркия Израильне бәдәвиләр авылындагы мәчетне җимерүдә гаепли

Израиль хәрбиләре ан-Накб чүлендәге Умм әл-Хиран гарәб бәдивиләре авылында мәчетне җимергән. Бу җимерелгән иң соңгы бина булды, дип яза «TRT на русском» Телеграм-каналы.

Баштарак Израиль хакимиятләре «бу авылдагы бөтен корылмалар законсыз һәм җимерелергә тиеш» дип тапкан. Төркия мәгълүмат чарасы хәбәр итүенчә, бу урында яһүд авылына нигез салу өчен җир бушату максатыннан эшләнелгән.

Умм аль-Хиран авылын җимерү өчен, Израиль хәрбиләре һәм бульдозерлар китерелгән. Берничә кеше моңа каршы торып карарга тырышкан, тик аларны кулга алганнар.

Умм аль-Хиран авылы аль-Киан гаиләсе тарихының бер өлеше булып тора. Бу гаиләне Израиль инде бер тапкыр сөргән булган, алар 1950 елларда шушында күчерелгән.

«Бу – бишенче депортация инде. Безне кабат куалар, һәм бу юлы моңа бернинди нигезле сәбәпләр дә юк, бу – яһүдләргә урын бушату өчен эшләнә», – дип сөйләгән авыл башлыгы Раад аль-Киаан.

Израильнең илкүләм иминлек министры Бен-Гвир булган вакытта ан-Накбтагы торакларны юкка чыгару турында боерыклар саны 4 тапкырга арткан.

Бәдәвиләр гаделсезлек өчен ачына, диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта Палестинада сугыш та тынмый. Газзәдәге һәм Ливандагы корбаннар саны арту дәвам итә. Газзә секторының Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, сугыш башлануның 405нче көнендә Газзәдә һәлак булучылар саны 43 736 кешегә җиткән, 103 370 кеше яраланган.

Соңгы тәүлектә Израиль гаскәрләре Газзәдә 3 тапкыр утка тоту оештырган, нәтиҗәдә 24 кеше үлгән һәм 112 кеше яраланган.

Израильнең Ливанга һөҗүме башланганнан бирле, 3 386 кеше үлгән һәм 14 417 кеше яраланган, соңгы тәүлектә 21 кеше һәлак булган һәм 73 кеше яраланган, дип хәбәр итә Ливанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100