Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия йомыркасы Россия йомыркасыннан нәрсәсе белән аерыла?

news_top_970_100
Төркия йомыркасы Россия йомыркасыннан нәрсәсе белән аерыла?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Профессор, техник фәннәр докторы Александр Ишевский Россиядә һәм Төркиядә җитештерелгән йомыркаларның аермасы турында сөйләгән. «МК» шул хакта яза.

Белгеч сүзләренчә, Көнбатыш Азия илләреннән китерелгән ризык искерми. Саклау сроклары төгәл үтәлгән булырга тиеш. Бу срок 4 категориягә бүленә. Йомырка 1, 2, 3 һәм 4 атна искермәскә мөмкин. Шуңа карап категория билгеләнә.

Ишевский сүзләренчә, төрек йомыркалары файдалы үзлекләре буенча Россия йомыркасыннан аерылмый. Страус йомыркасы белән бытбылдык йомыркасы да үлчәме һәм макро- һәм микроэлементлар күләме белән генә аерыла. Аксым күләме буенча алар барысы да бертөрле.

Ләкин йомырка тәме аерылырга мөмкин. Шуңа күрә башта, ашап карар өчен, азрак кына алып торыгыз. Чит илдән китерелгән йомырканың сарысы сарырак яки аграк булса да гаҗәпләнмәгез. Бу – тавыкка нәрсә ашатуга бәйле. Йомыркадан балык тәме килсә, тавыклар азыгына икенчел балык чималы салынган, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100