Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия һәм Мисырга тур бәяләре 50 процентка арткан: белгеч иң арзан юнәлешне әйтте

news_top_970_100
Төркия һәм Мисырга тур бәяләре 50 процентка арткан: белгеч иң арзан юнәлешне әйтте
"Татар-информ" архивыннан

Россиялеләрнең иң популяр туристик юнәлешләренә – Төркия һәм Мисырга – бәяләр арткан. Анда 1 атнада 2 кешегә уртача 150-200 мең сумга ял итәргә мөмкин. Соңгы көннәрдә турлар бәясе якынча 6 процентка, бер елда 35-50 процентка кыйммәтләнгән. Бу турыда «Известия» Россия туроператорлары ассоциациясенә (АТОР) сылтама белән хәбәр итә.

«Чит илгә турлар бәясе рубльгә бәя төшү аркасында сизелерлек кыйммәтләнде. Мисырда 2 кеше өчен ял атнасы хәзер уртача 150 мең сум булачак, Төркиядә – 170-200 мең», – дип сөйләде Россия туроператорлары ассоциациясенең вице-президенты (АТОР), Space Travel генераль директоры Артур Мурадян.

Төркия – Россия туристлары өчен иң популяр юнәлеш. 2022 елның җәендә анда атнага 750 рейс башкарылган булса, 2023 елны килешенгән квота атнасына 1,2 мең рейс тәшкил итә. Россия туриндустрия союзы вице-президенты Дмитрий Горин шул турыда белдергән.

«Әлеге вазгыятьтә чит илдә пляж ялы өчен иң арзан юнәлеш булып Берләшкән Гарәп Әмирлекләре калды. 2 кешелек турны 100-120 мең сумга сатып алырга мөмкин. Әлбәттә, бу акчага Төркиядәге кебек all inclusive (барысы да кертелгән) туклану булмаячак, ләкин 1 кеше өчен 50 мең сум – шактый кулай һәм күпләр кабул итәрлек», – дип сөйләде Артур Мурадян.

Мондый арзан бәя бик гади аңлатыла: Россиядән Әмирлеккә бик күп рейслар оча, ә илнең үзендә хәзер пляж сезоны түгел, чөнки Дубайда һава торышы ай дәвамында 40 ℃ югарырак булачак, дип фаразлана.

Әгәр дә курорт ялы принципиаль булмаса, чагыштырмача арзан бәягә БДБ илләренә (Бәйсез Дәүләтләр Берлеге) барып кайтырга мөмкин, дип белдерә белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100