Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркия авиакомпанияләре ашыгучы пассажирларга штраф сала башлый

news_top_970_100

Төркия авиакомпанияләренең самолет двигателе тулысынча туктаганчы урыннан торырга ашыгучы пассажирларга карата санкцияләре чит ил кешеләренә дә кагылырга мөмкин. Бу хакта адвокат Джандаш Гюрол хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».

Төркия авиакомпанияләре самолет двигателе тулысынча туктаганчы урыннан торучы пассажирларга административ штраф сала һәм компаниянең «кара исемлегенә» кертә, диелә Төркия гражданлык авиациясе генераль идарәсе хәбәрендә. Төркия авиакомпанияләренә җибәрелгән һәм 2 майдан гамәлдә булган документ нигезендә, самолетта тәмәке тартырга теләүче пассажирлар саны, шулай ук тиешле табло сүнгәнче үк урыныннан торучылар саны арту сәбәпле, төзәтмәләр кертергә туры килгән.

«Һәр очрак аерым каралачак. Вакытыннан алда каешын салган һәркемгә, әлбәттә, җәза бирмәячәкләр. Экипаж элек тә пассажирларны самолет тукталгач кына урыннан торырга рөхсәт ителүе турында кисәтә иде, ләкин бу – бик әдәпле формада башкарыла иде, югыйсә 1 рейска 10-12 беркетмә төзергә туры килер иде», – дип аңлата Гюрол.

Юрист җинаять һәм административ җаваплылык турында әйтеп узды. Җинаять эшенә килгәндә, Төркия Җинаять-процессуаль кодексының 15 нче маддәсе нигезендә, ил судлары Төркия флагы төшерелгән самолетларда кылган җинаятьләргә карата карарлар кабул итә ала, дип хәбәр итте Гюрол.

«Моннан чыгып, төрек судлары төрек самолетында кагыйдәләрне бозган чит ил кешесенә карата да карар кабул итә ала, аңа карата санкцияләр кулланылырга мөмкин», – ди адвокат.

Гюрол сүзләренчә, күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалы хатын-кызлардан зарлану сүзләре ишетергә туры килә, физик яктан көчсезрәкләр самолтта иң артта кала һәм иң соңгы булып чыга. Аның фикеренчә, яңа чара ярдәмендә пассажирлар самолеттан тизрәк һәм «әдәплерәк» чыгачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100