Төркия, Әмирлекләр яки Кытай: бу сезонда чит илдә ял итү өчен кайсы илне сайларга?
Май бәйрәмнәре һәм җәйге каникуллар якынлаша. Кайсы чит илдә ял итү арзанракка төшә, бәяләр никадәр үзгәргән һәм быел нинди яңалыклар бар – «Татар-информ» материалында.
Төркия һәм Гарәп Әмирлекләре – чит ил туризмы лидерлары
Татарстаннан туристлар Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен бигрәк тә үз итә. Авиабилетлар сату базарында лидерлар арасында булган AVT компаниясе директоры Азамат Сабиров мондый тотрыклылыкның сәбәбен атады.
«Кешеләр бу юнәлешләрне инде күптән үз итте, кайберләре хәтта анда күчемсез милеккә ия булды», – ди ул.
Бүгенге көндә туристик компанияләрнең чатлары май каникуллары һәм җәй өчен төрле тәкъдимнәр белән тулы. «Сезнең өчен Казаннан Төркиягә турлар буенча тәкъдимнәр тупладык», – дип язылган «Горящие туры» дип аталган чатларның берсендә.
Мәсәлән, «Пегас туристик» май ахырына Төркиягә «ол инклюзив» сәяхәтен бер кешегә 45 мең сумнан, июнь башы һәм ахыры өчен 50 мең сумнан, июль башына 53 мең сумнан тәкъдим итә. Юллама бәясенә багаж белән авиаочыш, яшәү, туклану, иминият, трансфер керә.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «барысы да кертелгән» программасы буенча ял итү кыйммәтрәк торачак. Төркиядәге 4-5 йолдызлы кунакханә бәясенә монда бюджетлы юллама алып була. Мәсәлән, май каникулларында Фуджейрада ял 7 төнгә бер кешегә 89 мең сумнан, Дубайда 72,5 мең сумнан башлана. Ә Гарәп Әмирлекләренең башкаласында ял итәргә һәм Абу-Дабидагы Шәйх Зәйд мәчетенең истәлекле урынын күрергә теләүчеләргә 5 төн өчен 116 мең сумнан артыграк акча түләргә кирәк булачак.
Шунысын да истә тотарга кирәк, бу – иртә броньлау һәм кайнар турларны исәпкә алып төзелгән иң кулай тәкъдимнәр, диелә.
Эксперт-сәяхәтчеләр киңәшенә колак салсак, алар Төркия яки Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында сайласаң, иң яхшы пляж ялы Дубайда, дип әйтә. Бу дөрес: анда пляж зоналары комлы, чиста һәм шактый озын. Гарәпләр хәтта иң ерак территорияләрдә дә тәртипкә бик игътибарлылар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Һинд океанына караган Фарсы яки Оман култыгында су коенырга мөмкин. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: җәй бик эссе.
Ә Мисыр?
Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов та чит ил юнәлешләренең популярлыгына карата әлеге фаразлар белән килешә. Аның фикеренчә, туристлар 2024 елда да Төркиягә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәяхәтләрне сайлаячак.
«Беренче урында, әлбәттә, Төркия. Сезонның иң югары ноктасында Казаннан атнага 5әр рейс башкарылачак. Инде өченче ел популяр булган тагын бер юнәлеш – Әмирлекләр. «Air Arabia» һәм «Flydubai» Казаннан атнага 3-4 рейс башкарачак», – диде ул.
Мисыр әлегә лидерлар өчлегендә кала, ләкин туристларның бу илгә карата кызыксынуы сизелерлек кимегән. Сәбәбе – чик буенда хәрби хәрәкәтләр баруы, самолетка иминият бәясенең югары булуы.
«Мисыр авиаэлемтә проблемалары аркасында бераз арткы планга күчте, гәрчә ул да үз вакытында шактый популяр иде. Ә аннан соң терактлар аркасында анда очышлар туктатылып торды. Бу вакыт эчендә туристлар башка юнәлешләрне сайлый башладылар», – ди Азамат Сабиров.
Рамил Мифтахов туристларның Мисырга очудан куркулары турында әйтә, чөнки Шарм-эль-Шейх һәм сугыш бара торган Газа секторы арасында нибары 400 чакрым ара бар. «Кешеләр Мисырның бер өлеше кайда, икенчесе кайда икәнен белмиләр һәм куркалар», — ди ул.
Пакет турларына килгәндә, хәзерге вакытта Сива оазисында ял итү өчен кызыклы тәкъдимнәр бар: бу – чүлдәге матур утрау. Монда тарих та, табигать тә, кайнар чишмәләр дә, тозлы күлләр дә, сафарилар да бар. Борынгы Шали шәһәр-ныгытмасына барырга, җирле хөрмә һәм зәйтүн агачлары җимешләрен татып карарга мөмкин.
Казаннан Мисырга «барысы да кертелгән» программасы буенча туры очышлар башкарыла. Бер кешегә бәя ял ае һәм төннәр санына карап 70 мең сумнан башлана. Бу бәягә багаж белән авиаочыш, яшәү, туклану, иминият, трансфер керә.
Таиланд, Шри-Ланка һәм Кубага да турлар актив сатыла. Мәсәлән, 5 майда Казаннан Пхукетка тур 2 кешегә 239,9 мең сумга төшәчәк. Шулай ук Бангкок һәм Паттайяга комби турлары тәкъдим ителә. 7 июньдә Казаннан очу (Ашхабад аша) 2 кешегә 276,6 мең сумнан башлана.
Казаннан Кубага сәяхәт өчен (Мәскәүдә күчеп утыру белән) апрель аенда 10-11 төнгә 1 кешегә 118,4 мең сум түләргә кирәк булачак.
«Быел чит илдә ял итү 10 процентка арзанрак торачак»
Традиция буенча, туристлар акчаның күп өлешен авиаочышка сарыф итә. Ковидка кадәрге бәяләр белән чагыштырганда, 2020 елдан соң самолетка билет бәяләре 2-2,5 тапкыр арткан. Шуңа бәйле рәвештә пакет турларының да бәясе кыйммәтләнде.
«Бездә очышлар чикләнгән. Ләкин, мәсәлән, Европага барырга теләсәгез, Сербия яки Истанбул аша очышлар бар. Шуңа күрә, шулай очучы барлык компанияләр дә альтернатива юклыгын аңлый һәм бәяләрне бик нык арттыра. Әлбәттә, ихтыяҗ да бәяләрне арттыра», – дип аңлатты Азамат Сабиров.
Шул ук вакытта Сабиров 2024 елда чит илдә ял итү 10 процентка арзанрак булачагына игътибар итте.
«Узган ел белән чагыштырганда, сәяхәт бәясе 10 процентка төште. Башта базарда шау-шу күзәтелде, ә аннары ихтыяҗ кимеде. Компанияләр бәяләрне төшерергә мәҗбүр калдылар. Кешеләр, шушы бәягә Төркиягә барганчы, Мальдивларга яки Маврикийга барырга мөмкин, дип уйлый башладылар. Шулай ук хәзер Вьетнам һәм Кытай ачыла», – дип сөйләде ул.
Рамил Мифтахов шулай ук Кытай юнәлешен аерым әйтеп узды. Аның сүзләренчә, туристлар еш кына пляж ялы урынына яңа илләрне ачуны өстен күрә. Ләкин Кытай – искәрмә. Әлегә Мәскәүдән генә очышлар башкарылуына карамастан, Кытай Татарстан туристлары арасында бик популяр булып бара.
«Кытай нык популярлашып бара, чөнки билет бәяләре арзан, экскурсия программалары да кызыклы. Монда диңгез һәм пляж гына түгел. Хайнань утравы соңрак – көзге-кышкы сезонга исәпләнгән, әмма гомумән Кытай юнәлеше – бик кызыклы», – ди Мифтахов.
Кытайга юлламаның уртача бәясе (иртәнге ашлар белән) 2 кешегә 160 мең сумнан башлана.
«Туристлар фантазия белән сәяхәт итәләр»
Татарстан туристлары соңгы 3 елда советлар чорыннан соңгы киңлекне үзләштерә башлады һәм ял итү өчен ешрак Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Грузияне сайлыйлар.
«Кызыклы, төрле туризм башланды. Элек кешеләр консерватив ял итә иделәр: әгәр, әйтик, Европаны сайлаганнар икән, алар нигездә Италиягә һәм Франциягә бара иделәр. Ә хәзер Әрмәнстан, Сербия аша очалар. Күп кенә туристлар лоукостларда 2 тукталыш ясарга, арзанрак барып җитәргә һәм тукталыш урыннарында өстәмә шәһәрләрне карарга мөмкин икәнен аңлый башлады», – дип уртаклашты Азамат Сабиров.
Ул үзенең соңгы сәяхәте турында сөйләде. Париждан ул Даниянең кечкенә шәһәре аша очкан.
«Бу шәһәрне дә күрдем. Акча ягыннан да 2 тапкырга диярлек экономия ясадым. Яңа заман шартларында кешеләр элеккечә консерватив рәвештә түгел, ә фантазия белән кызыклырак сәяхәт итә башлады», – ди Азамат Сабиров.
Бүген Казаннан Баку, Ташкент, Бишкек шәһәрләренә туры очышлар бар.
«Мин үзем Ташкенттан, дусларымның сторизларын карыйм һәм күпләрнең Үзбәкстанга сәяхәт итүен күрәм. Халык сәяхәтнең тәмен белә башлады», – дип нәтиҗә ясый ул.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Эльза Кузнецова.