Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Төркемем белән җырларга рөхсәт бирмәделәр...» – Элвин Грейны үпкәләткәннәр

news_top_970_100
«Төркемем белән җырларга рөхсәт бирмәделәр...» – Элвин Грейны үпкәләткәннәр
"Татар-информ" архивы

Әлмәттә узган Нефтьчеләр көнендә Элвин Грейның (Радик Юльякшин) хәтерен калдырганнар. Россия һәм Татарстан җырчылары катнашындагы концертта Радикка үзе теләгәнчә һәм алдан планлаштырылганча чыгыш ясарга ирек бирмәгәннәр. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Әлмәтлеләр, өзелгән концертым өчен гафу үтенәм. Шәһәрдән 2 кеше аркасында (Радик аларның исемнәрен дә яза) йөрәгемдә борчу белән киттем. Хәзер хис-кичерешләргә бирелмичә, фактларны язарга тырышам.

Баштан ук минем чыгышымны 30 минутка кадәр кыскарттылар, шулай ук төркемем белән җырларга рөхсәт бирмәделәр. Алай да, чыгыш ясарга 15 минут кала, 14 җырдан торган 1 сәгатьлек чыгыш рөхсәт ителде.

Концерт төгәлләнергә 9 минут кала, начар сүзләр әйтеп, гаепләүләр һәм янаулар белән, концертыбыз өзелде. 20 ел сәхнәдә булу дәвамында мондый мөнәсәбәтне беренче тапкыр күрәм. Мине тыңларга килгән, ишетергә теләгән җырларын ишетә алмаган тамашачым алдында тагын бер кат гафу үтенәм.

Мин Әлмәттә, һичшиксез, зур хәйрия концерты оештырачакмын. Барлык теләгән җырларыгызны бергәләп җырларбыз.

Татнефть шәһәр халкына үзенең машстаблары һәм техник тәэмин ителеше буенча беркайчан күрелмәгән зур бәйрәм оештырды. Бу онытылмаслык бәйрәм булды. Ләкин 2 кеше аркасында барысы да бозылды», – дип үпкә белдергән ул бәйрәмне оештыручыларга.

Элвин Грей хәйрия концертының көнен һәм вакытын соңрак әйтергә вәгъдә биргән.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 4 сентябрь 2023
    Исемсез
    Купме бу марый жырчысын пиарить итэргэ була. Ни татарча юнлэп жырлый белми, ни марыйча.
  • 4 сентябрь 2023
    Исемсез
    Молодец бирешма син ин матур жырлаучы а теге жунсез кешеларне иданга сал да сорт аякларынны
  • 4 сентябрь 2023
    Исемсез
    Кэзэ тэкэсе сыман сикеруеннэн тамашачы туйгандыр...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100