Мәскәүдә 14 яшьлек кыз арендага алган фатирда 16 һәм 17 яшьлек ике егет белән берьюлы секс белән шөгыльләнә. Сигезенче класс кызын башта эчерәләр, аннары ул төркемле секс белән шөгыльләнә.
Исерек кызны әнисе тирги, кыз үзе белән нәрсә булганын сөйли. Аннары әнисе аны бик начар сүзләр белән орыша. Кыз өеннән чыгып китә һәм үзенә кул сала.
Полиция үсмерләрне тоткарлаган. Алар бергә эчкәннәрен һәм секс белән шөгыльләнергә тәкъдим иткәннәрен таныйлар. Алар әйтүенчә, кызны берсе дә көчләмәгән, бар да теләк буенча булган.
«Үз-үзенә кул салуга китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Үсмерләрнең ни дәрәҗәдә хаклы булуын тикшерәләр, дип яза KazanFirst.