Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карын итеннән рулет рецепты

news_top_970_100
Карын итеннән рулет рецепты
Кадрия Ишмурзина

Кадрия Ишмурзинадан карын итеннән рулет (рулет из брюшины) рецептын тәкъдим итәбез.

Рулет ясау өчен 1,5 кг карын ите, 2 аш кашыгы тоз, 1әр чәй кашыгы паприка һәм кара борыч, 0,5 бал кашыгы кызыл борыч, 2 баш сарымсак кирәк.

Карын итен юып, салфетка белән корытырга. Элпәле (пленкалы) ягын аста калдырып, элпәсе киселмәслек итеп, кисеп чыгарга. Шулай ук иттөйгеч белән тапап чыксагыз да була.

Итнең ике ягын да тоз белән ышкырга. Кисемнәренә, өстенә сарымсак ышкырга. Паприка, кара һәм кызыл борычны кушып болгатырга, карын ите өстенә сибәргә, рулет итеп төрергә, җеп белән бәйләргә. Аннары пакетка тыгарга һәм 24 сәгатькә суыткычка куярга кирәк.

Вакыт үткәч, пакеттан алып, махсус кыздыру пакетына (рукав для запекания) салырга, башларын бәйләргә, пакетның өстен энә белән 8-10 җиреннән тишкәләргә, газ мичендә 3 сәгать кыздырырга.

Әзер булгач, алып суытырга һәм, телемнәргә кисеп, табынга бирергә була.

Бу рулет салкын кабымлык буларак бирелә, ләкин теләгән кеше кайнар килеш тә куллана ала.

Тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100