Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрек табибы кызыма яшел банан ашарга кушты. Ни өчен?

news_top_970_100

Кибеттә өлгереп җитмәгән яшел бананнар күргәнегез бардыр. Йөз чөерергә ашыкмагыз, алар файдалы.

Бервакыт Төркиядә ял иткәндә, 5 яшьлек кызым авырып китте: температурасы күтәрелде, коса, эче бора башлады. Страховка полисы буенча табибка күрендек. Табиб «эчәк инфекциясе» диагнозы куйды һәм, башка дәвалар белән беррәттән, кызыма яшел банан ашатырга кушты.

Баксаң, яшел бананнарның бер үзенчәлеге бар икән: өлгермәгән җимешләрдә резистент крахмалның күләме өлгергән бананнарга караганда 20 тапкыр күбрәк булуы исбатланган. Бу – крахмалның ашказаны асты бизенең ферментлары таркатмый торган формасы, һәм ул, «банан» углеводларның глюкозага әверелү һәм канга сеңү тизлеген акрынайтып, турыдан-туры эчәклек аша уза.

Яшел бананның гликемик индексы – 30, өлгергән бананның – 58.

Яшел бананнан ясалган резистент крахмал кандагы шикәр күләмен тотрыкландыру өчен файдалы һәм юан эчәклектәге файдалы бактерияләрне «тукландыра». Ә бу, үз чиратында, продуктлардан углеводлар һәм витаминнар үзләштерүгә ярдәм итә торган ашкайнату ферментлары эшләп чыгарырга ярдәм итә һәм зарарлы микроорганизмнардан саклый.

– Эчәк сәламәтлеген яхшырту өчен, мин көн саен чагыштырмача өлгермәгән 1 банан ашыйм, – дип белдергән «Salford Royal NHS Foundation Trust»тан профессор Гордон Карлсон, дип яза «Daily Mail» басмасы. Аның сүзләренчә, яшел бананнарның файдасы турында «Nutrients» журналында басылган 18 тикшеренүнең зур аналитик күзәтүендә әйтелгән.

Өлгереп җитмәгән бананнар эч китү һәм эч кату вакытында, шулай ук 2 типтагы диабетны кисәтү яки дәвалау өчен ярдәм итә ала.

Бер кызыклы факт бар: суыткычта саклана торган яшел бананнар тагын да файдалырак була. Аларда резистент крахмал микъдары 50 процентка арта. Суыту процессында крахмал ретроградацияләнә (молекулаларның өлешчә кристаллашу процессы). Бу структура организмда эшкәртелүгә тагын да тотрыклырак, димәк, салкын яшел банан кибеттән өлгереп җитмәгән бананнан файдалырак булып чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100